Поздравляем нашего земляка, Человека с богатырской силой духа, Фаниса Яруллинна с юбилеем! Халкыбызның корыч ихтиярлы ир-егете якташыбыз Фәнис Яруллины юбилее белән котлыйбыз!

Создано 14.02.2008 14:47

Фәнис Яруллинга - 70 яшь

9 февраля 2008 года писатель-земляк, народный поэт Республики Татарстан, лауреат государственных премий РТ им.М.Джалиля и Г.Тукая, кавалер ордена “Дружбы народов”, заслуженный работник культуры РТ Фанис Яруллин отметил свой 70-летний юбилей. От всей души поздравляем Юбиляра!

2008 елның 9 февраль көнне якташыбыз, прозаик, драматург, әкиятче, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Татарстан дәүләт премиялары лауреаты, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Яруллин үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле Фәнис Гатаулла улы!

Сезне 70 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Сез татар халкының корыч ихтыярлы ир-егете. Сезнең тормыш юлыгыз һәм иҗатыгыз киләчәк буыннар сокланырлык батырлык үрнәге. Бүгенге көндә сез татар әдәбиятында иң югары үрләрне яулап, Татарстан Республикасының бик күп Дәүләт бүләкләренә лаек булдыгыз. Без, якташларыгыз сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Сезгә киләчәктә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.

Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре.

Статьи о Фанисе Яруллине = Фәнис Яруллин юбилеена багышланган мәкәләләр:
Яруллина Э. Фанис Яруллин - гордость нации = Фәнис Яруллин - татарның йөз аклыгы: Фәнис Яруллинга 70 яшь / Г. Җәлилова // Слава труду=Хезмәткә дан.-2008. - 8 февр.-Б.1-2.
Бәшир Фәрит Ачыдыр хакыйкать юлы...:Фәнис Яруллиның 70 яшен каршылап/ Бәшир Фәрит // Казан утлары.-2007. - #12.-Б.97-113.

О писателе, народном поэте Татарстана, уроженце Бавлинского района Фанисе Яруллине можно прочитать на сайте Бавлинской ЦБС в разделе «Бавлы в лицах- Яруллин Фанис Гатауллович= Яруллин Фәнис Гатаулла улы”

О новостях города Бавлы и Бавлинского района сейчас можно узнать из электронной версии районной газеты "Слава труду"

Нравится