Заседание клуба "Страницы истории" в краеведческом музее города Бавлы

Создано 19.11.2010 14:54

Бавлинские сельские механизаторы-ветераны отметили 80-летие появления первых МТС в республики.

17 ноября 2010 в краеведческом музее города Бавлы состоялось очередное занятие клуба «Страницы истории». Занятие было посвящено 80-летию появления в Бавлинском районе колхозов и МТС (машинотракторных станций). На занятие были приглашены бывшие руководители МСТ и «Сельхозтехники», ветераны-механизаторы и механики сельскохозяйственной техники. За круглым столом присутствовало три поколения бавлинцев, посвятивших жизнь этому нелегкому делу. На занятии также присутствовал зам.главы администрации города Бавлы и Бавлинского района М.Г.Хасиятуллин, чей отец был заслуженным механизатором сельского хозяйства РСФСР. Вел занятие руководитель клуба историков Виталий Козлов, глава Потап-Тумбарлинского сельского поселения, писатель-краевед, который также является потомственным механизатором. Ветераны вспоминали свой трудовой путь, развитие механизаторского дела в районе.

Заметка библиографа: Книга «Баулылар» авторов Абдуллы Валиева, Хабиба Гобайдуллина ‑ одна из самых богатых на фактографический исторический материал книг по истории Бавлинского района. К сожалению, она издана только на татарском языке, что делает её недоступной для русскоязычных бавлинцев. В ней пишется, что 23 сентября 1930 года на бюро ВКП(б) областного комитета было принято решение об организации новых МТС в некоторых районах республики, в том числе и в Бавлинском районе. (Партархив, 1 дело, с.112) В 1931 году была организована МТС в Ютазах. Вторая станция в районе появилась в 1935 году в Поповке. Авторы отмечают, что о радости крестьян, с которой они встречали первые тракторы много написано в художественной и документальной литературе. В книге приводится факт, что бавлинские крестьяне сами внесли свои деньги, чтобы у них появился «железный конь» на полях. Бавлинский район 1930-31 годы заключил договор о соревновании и помощи с Мытищинским вагонным заводом. В этот договоре был пункт: «Для тракторной станции сбор народных денег на 50 тысяч рублей завершить до 1 декабря». (Партархив, 1 дело, С.158.)

Цитата из книги «Баулылар»:

Үзәк оешмалар үткәргән чаралар арасында колхоз-совхозларга ярдәм йөзеннән беренче урында торганы — авыл хуҗалыгын техника базасына күчерергә, крестьян хезмәтен җиңеләйтергә һәм ахыр чиктә индустриаль хезмәтнең бер төренә әйләндерергә мөмкинлек бирәчәк машиналар белән тәэмин итү булгандыр. Ул вакытта дәүләтнең «юрганы кыска» чак, тик шулай да ул Сталинград һәм Чиләбе трактор заводларын, «Ростсельмаш» һәм Таганрог комбайн заводларын хәтта срогыннан элек сафка бастыру әмәлен таба. Районнарда беренче машина-трактор станцияләре төзелә башлый.

Баулы районында беренче МТС Ютазыда 1931 елның язында оештырыла. ВКП(б) өлкә комитеты бюросының 1930 ел 23 сентябрь беркетмәсендә: «1. 1930/31 елларга яңа МТСларны Чаллы, Чистай, Саба, Тәтеш, Тымытык, Алексеевск, Спасе, Красный Бор, Беренче Май һәм Баулы районнарында урнаштыру турында наркомзем билгеләмәсен расларга. Аларга барлыгы 10 мең трактор көче бирергә карар ителде...

4. Өлкә комитетының распред бүлегенә һәм наркомземга бер атна эчендә МТСларга унике директор һәм егерме дүрт агроно-м билгеләргә тәкъдим итәргә»,— дип язылган. (Партархив, 1 эш, 112 б.) Авыл халкының беренче тракторларны нинди шатлык һәм күтәренкелек белән каршы алуы тарих китапларында да, әдәби әсәрләрдә дә күп тапкырлар тасвирланган. Шуңа күрә без биредә аны кабатлап тормыйбыз, ә менә әлегә кадәр чагылыш тапмаган бер фактка тукталмый булмас. Колхоз кырларына корыч айгырларның чыгуын тизләтү өчен крестьяннар үзләре дә акчалата өлеш керткәннәр. Баулы районы 1930/31 елларга Мытище вагон заводы белән ярыш һәм ярдәм договоры төзегән. Шуның бер пунктында район: «Трактор станциясе өчен халыктан 50 мең сум акча җыюны 1 декабрьгә төгәлләргә», — сүз биргән. (Партархив, 1 эш, 158 б.)

Беренче МТСның 1932 ел азагына 6 чәчкече, 67 ургычы, 6 суккычы, 8 сортировкасы, 19 тракторы, 26 сабаны, 4 көлтә бәйләгече, 13 трактор тырмасы, 6 культиваторы, 2 силос турагычы булган. Шул елны ул 33 колхозга хезмәт күрсәткән, 8987 гектар җирне сөргән, 236 гектар мәйданда чәчү үткәргән. 1937 ел башына тракторлар саны 34 кә җитә, март аенда аларга тагын 13 яңа трактор өстәлә.

Районда оештырылган икенче МТС — Поповка станциясе. Ул 1935 елда барлыкка килә. Шуннан соң 1937 ел азагында Бәйрәкә, ә 1938 елда Баулы МТСлары төзелә. 1938 елның октябрь аенда Баулы райбашкармасы, район партия комитеты һәм район җир бүлеге Баулы МТСын төзү өчен колхозларны ташчылар, балта осталары, кара эшчеләр Һәм атлар бирергә мәҗбүр итәләр.

МТСлар оештыру белән тракторларны, башка машиналарны иярләрдәй кадрлар хәзерләү бурычы алга килеп баса. Башта алар Бөгелмәдә махсус курсларда укытыла. Аннары турыдан-туры МТСларда һәм колхозларда хәзерләнә башлый. Мәсәлән, Ютазы МТСы «Трактор» колхозы каршындагы мәктәптә 60 тракторчының белемен күтәрә, ә 40 кешене тракторчы булырга укыта. Бәйрәкә авылында яңа оештырыла торган МТС өчен тракторчылар хәзерләү буенча 80 кешелек курслар ачыла.

Баулы кырларында трактор белән беренче буразна салучылар Миңнебаев, Галимов, Хәлиуллин һәм Хәйретдинов була. «Урал» колхозы басуына чыккан фродзоннар-ның беренчесе белән Миңнегали Исламгулов буразна ерган. Ул үзе Бөек Ватан сугышының канлы кырында ятып калган. Аның эшен башта улы Равил, ә бүгенге көндә өч оныгы дәвам иттерә. Миңнегали токымы бүген дә шулай итеп «Урал» басуларында машиналар йөртә.

Яңа Шалтыда беренче механизатор Хәлил Фәтхуллин була. Ул да фордзон белән җир сөрә, ашлык суктыра, ә беренче комбайнны басуга Вафа Вәлиев алып чыга.

Потап-Томбарлыда авылга беренче тракторны алып кайтучы Николай Козлов.

Ул елларны, Паша Ангелина һәм башкалар үрнәгенә ияреп, кызлар да трактор рулен һәм комбайн штурвалын үз кулына ала. Районда шундый кыю кызларның беренчесе Йсергәптән Мөкатдисә Шиһапова. МТС оешкан елны ул курсларда укып кайта һәм ир-егетләрдән калышмыйча колхоз басуында эшли. Мөкатдисә трактор нечкәлекләрен белү белән генә канәгатьләнми, тынгысыз күкеле аны Алабугадагы шоферлар курсына алып китә. Шуны тәмамлаганнан соң ул күп еллар буена район юлларында машинада җилдерә. Мөнәвәрә Гәрәева да авыр эштән курыкмый, тракторчы хезмәтен сайлый. Потап-Том-барлыда тракторны беренче булып Христина Коновалова «җигә». Ютазы районында 1935 елда унике хатын-кыз тракторга утыра. Ә ике райондагы дүрт МТС буенча алганда, хатын-кыз механизаторлар 100 дән да арта. (Партархив, 338 эш, 3—4 һәм 7 б.)

Беренче механизаторлар — янар йөрәкле, хезмәт сөючән кешеләр. Алар яңгыр-тузаннан, эссе-салкыннан ышыкланыр урыны да булмаган, куәте дә чамалы тракторларда план заданиеләрен арттырып үтәгәннәр.

АЛАР — РАЙОННЫҢ ГОРУРЛЫГЫ

РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторлары

Хәсиятуллин Галимулла Хәсиятуллович

Хәйруллин Марсал Шәрифуллович

Татарстан авыл хуҗалыгының атказанган механизаторлары

Гәрәев Рәкип Исмәгыйлович

Ягфарова Тәүзиха Сабировна

Абдуллин Рафаэль Гарифуллович

Галләмов Марсель Абдуллович

Киваев Семен Григорьевич

Мөхетдинов Шәрипҗан Кашапович

Зарипов Сәетнур Хафизович

 

Минязов Фәүделбари Миргазиянович

Федоров Григорий Иванович

Савенков Борис Федорович

Галимов Илдус Харисович

Мөхтәсимов Мәсәлим Ихтисамович

 

Дәүләтшин Мәүзир Габделханоаич

Колесников Владимир Иванович

Мөхәммәтгалиен Шәйхелгали Муллагалиевич

Рәкипов Нәсим Ризванович

Хәбибуллин Азат Куйшиевич

Чернышев Николай Никитович

Вәлиев А. Баулылар/ Абдулла Вәлиев, Хәбиб Гобәйдуллин. Казан, 1989. – Б.63-65.

Нравится