Баулыда Кыш бабай штабы оешкан

Создано 05.01.2012 01:18

Татарстан Кыш бабайлары Великий Устюгтагы баш Кыш бабайдан үрнәк ала. Алар Баулыда Кыш бабай йортын төзергә җыена. Бу мәшәкать артыннан көн-төн чабып йөргән Илмир Бәшә­ров редакциягә сугылып чыкты. Аның авызыннан Баулы яңалыкларын җиткерәбез.

– Илмир, алай-болай Казанда Яңа елны каршы алырга өлгереп булмаса, сездә икенче тапкыр каршылап буламы?

– Бездә ике мәртәбә бәйрәм итү гадәткә әйләнде инде ул. Яңа елны башта Оренбург, аннан Мәскәү вакыты белән каршылыйбыз. Уфа бездән 200 чакрым тирәсе генә, Самара – 300, Оренбург та якын. Өстәвенә Ык аша 30 метр озынлыктагы күпер бар. Аны кичкәч, башка сәгать поясына эләгәсең дә эләгәсең инде. Минем туган авылым Татар Томбарлысы Башкортстанга бик якын. Ыкның бу ягында Татарстан, теге якта башкортстан балалары таудан чана шуа. Аларны карап торуы да күңелле.

– "Баулы Кыш бабае" дигән социаль проектны га­мәлгә ашырырга телим дисең, ул нидән гыйбарәт?

– Иң элек Баулы Кыш бабаеның брендын патентларга кирәк. Аннан сабыйларга бүләк өләшүче картлачның йортын төзисе. Ансыз булмый, ел буе бү­ләкләр туплыйсы, өйрәнчек­ләргә әзрәк дәрес бирәсе була. Без­дә һәр җирдәге кебек үк, декабрьнең егермеләреннән соң Кыш бабайлар күбәеп китә. Араларында төрлесе бар, кайсы бәйрәм ясар өчен, кайсы кызык-мызык эзләп, кайсы акча эшләү максаты белән алына бу эшкә. Бөтенләй пеш­мәгәннәре дә очраштыргалый. Ләкин араларында ник бер татар Кыш бабае булсын! Баулыда татарлар беткәнмени соң? Менә шуңа күңел әрнеп тотындым әле бу эшкә. Икенчедән, һәр гаилә өенә Кыш бабай чакырта алмый. Без андый гаиләләргә бушлай ярдәм күрсәтер идек. Йорт дигәнебез киләчәктә туристлар өчен дә кызык булыр иде.

– Үзең Кыш бабай костюмын беренче тапкыр кайчан кидең?

– Татар Кыш бабае буларак ун еллап стажым бар. Декабрь урталарыннан бәйрәм чаралары башлана. Ике атна элек көнгә биш җиргә бара идем, хәзер заказлар тагын да күбәйде. Бүген 9 яшьлек Айдар исемле малай матур итеп татарча шигырь сөйлә­де, "Кыш бабакай" дип эндәште. Шундый күңел булды инде. Ә бит күпчелек татар гаиләләрендә боза-боза русча сөйләшәләр. Руслашу Баулыда бигрәк тә сизелә.

– Гадәти булмаган үтенечләр бармы?

– Быел бер егет сөйгән ярына тәкъдим ясарга тели. Кыш бабай кызга балдак алып килә һәм яшьләрне үзләрен генә калдырып әкрен генә чыгып сыза...

– Кыш үткәч, Кыш бабай ни белән шөгыльләнә?

– Журналистиканы ташлап баш-аягым белән психология фәнәнә чумган идем. Ул чагында бу өлкә бигрәк романтик булып күренгән иде. Эшли башлагач кына аның катлаулы икәненә төшенәсең. Ләкин миңа эш никадәр катлаулырак булса, шулкадәр күбрәк ошый. Психотерапия һәм балалар өчен тренинглар үткәрәм. Алкоголизм, тәмәке тартудан психокоррекция үткәрәм, консультацияләр алып барам.

– Ярдәмең тияме?

– Йөз процент. Эшләргә генә кирәк. Иң кызыгы – боларның берсе белән дә байый алмыйсың. Ә кешеләргә булышу, бәйрәм бүләк итү үзе бер рәхәт. Менә шундый романтик Кыш бабай инде мин.

Чыганак: ХИСАМЕТДИНОВА ГӨЛИНӘ Баулыда Кыш бабай штабы оешкан// Ватаным Татарстан. 2011. - 29 дек. №258-259 (26717-26718)

Нравится