Хәбибуллин Мөсәгыйт Мөдәррис улы=Мусагит Мударисович Хабибуллин

Создано 26.12.2007 18:00

2012 елда якташ-язучыбыз Мөсәгыйт Хабибуллинның 85 яшь тулды
В 2012 году писателю-земляку Мусагиту Хабибуллину исполнилось 85 лет

Мөсәгыйт Хабибуллинның вакытла матъбугаттагы язмалары

2014

Хәбибуллин, Мөсәгыйт.     Киев каласына нигез ташын кем салган соң? / М. Хәбибуллин // Шәһри Казан. – 2014. – 20 май. – Башы. Дәвамы бар.
Хәбибуллин, Мөсәгыйт.     Киев каласына нигез ташын кем салган соң? / М. Хәбибуллин // Шәһри Казан. – 2014. – 27 май (№57). – Дәвамы. Башы 20 май санында. Дәвамы бар.
Хәбибуллин, Мөсәгыйт.     Киев каласына нигез ташын кем салган соң? / М. Хәбибуллин // Шәһри Казан. – 2014. – 3 июнь (№60). – Б.11. – Дәвамы. Башы 20, 27 май санында. Ахыры бар.


 

Мөсәгыйт Хәбибуллин=Мусагит Хабибуллин//Даутов Р. Балачак әдипләре=Писатели нашего детства: Биобиблиографик белешмәлек. – Казан, 2002. – С. 191198.

Мөсәгыйт Хәбибуллин

Хикәяче, романчы, публицист Хәбибуллин Мөсәгыйт Мөдәррис улы 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман исемле авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы төбәгендәге Яңа Шалты авылы җидееллык мәктәбендә укый. Сугыш елларында, укуы белән бергә, авыл эшенә дә тартыла: җир сөрә, ашлык суктыргыч машиналарда эшли. 1944 елны уналты яшьлек яшүсмер егетне мәҗбүри рәвештә Магнитогорск шәһәренә җибәрәләр. Анда ул, икееллык һөнәр мәктәбендә һәм өч ел металл эше техникумында укып, 1946-1953 еллар арасында башта Магнитогорск каласындагы металлургия комбинатында токарь, аннары Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге бораулау эшләре оешмасында бораулаучы-мастер булып эшли. 1953 елда, туган авылына кайтып, күмәк хуҗалыкта инженер-механик хезмәтендә була. 1958 елда Татарстанның Баулы шәһәрчегенә күчеп килә һәм 1966 елга кадәр «Баулынефть» транспорт оешмасында шофер, автомеханик, Баулы төбәк газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул чорда кичке урта мәктәпне, аннары, читтән торып укып, 1971 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1966-1968 елларда М. Хәбибуллин Татарстанның Азнакай шәһәрчегендә төбәк газетасы редакциясендә сәнәгать, төзелеп!, транспорт бүлегенә җитәкчелек итә, 1969-1971 елларда исә, Таҗикстанга китеп, урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укыта. 1971 елның июненнән бирле М. Хәбибуллин Казанда яши һәм 1989 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең оештыру эшләре буенча сәркәтибә назифаларын башкара. 1989 елдан 1999 елга хәтле ул «Мирас» журналы редакциясендә проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә була.

Әдәбият мәйданына М. Хәбибуллин — зур хезмәт тәҗрибәсе туплап, тормышның үз эченнән килгән прозаикларның берсе. Аның тәүге әдәби язмалары, хикәяләре көндәлек матбугатта 1950 еллардан күренә башлый, 1969 елда «Казан утлары» журналында «Унсигезенче яз» исемле беренче күләмле әсәре басылып чыга. Унсигезенче язын каршылаучы яшь кызның мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу кыенлыкларын, шул чактагы катлаулы күңел кичерешләрен шактый реалистик рухта, ышандырырлык тормыш күренешләре аша сурәтләгән бу повесть укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына. Авторның шуннан соң язылган һәм тормышка, күмәк хезмәткә мөнәсәбәттә төрле һөнәр кешеләренең (игенчеләрнең, машина йөртүчеләрнең, төзүчеләрнең, табибларның һ. б.) әхлакый һәм рухи дөньяларын ачуга багышланган «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да...» (1970), «Хәтер ярлары» (1977) повестьлары һәм бигрәк тә җитмешенче еллардагы авыл тормышының четерекле проблемаларын күтәргән «Чоңгыллар» (1973) һәм «Сулар үргә акса да» (1982) романнары шул чор татар прозасындагы актуаль яңгырашлы әсәрләр буларак кабул ителәләр.

Шулай да М. Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр — сиксәненче еллардан башлап аерым китап рәвешендә яки журнал басмаларында дөнья күргән тарихи романнар серияседер: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Атилла»... Бу әсәрләрдә автор, тарихи чыганакларга таянып, төрки, болгар-татар халыкларының борынгы дәверләрен, сикәлтәле-гыйбрәтле язмыш борылышларын хронологик тәртиптә һәм җанлы картиналарда сәнгатьчә гәүдәләндереп бирүне максат итеп куя. Сериянең «Кубрат хан» исемле беренче романында әдип җиденче гасырда Азов һәм Төньяк Кавказ буйларында барлыкка килгән төрки телле Бөек Болгар дәүләтенә нигез салучы Кубрат хан образын һәм шул заманның тормыш-көнкүрешен күз алдына китереп бастыра. «Кубрат хан»ның дәвамы рәвешендә язылган «Илчегә үлем юк» рома нында Идел буе Болгарстанында Сәлим хан хакимлек иткән заман вакыйгалары сурәтләнә. «Шайтан каласы» романында Идел буе Болгарстанының рус кенәзлекләре белән сугыш һәм сәүдә мөнәсәбәтләре, монгол яуларының беренче һоҗүмпәреиә каршы торулар, җиңү-җиңелүләр, «Хан оныгы Хансөяр» романында Болгар дәүләтенең ахыргы еллары, соңгы илбашы Илһам кан идарә иткән чир, монголларның башимәс (юшар халкын, аның имеп тәмам аулап алу очеп сугышлар баш лнган, әмма әле максатларына ирешә алмаган, Сүбүдәй баһадирның, Идел буендагы Җигүле Ат таулары янында җиңелгәннән соң, өченче тапкыр яу белән килеп, Саксин шәһәрен алуы, әмма анда ныгып кала алмавы һәм, ниһаять, Илһам ханның Бачман һәм башка яугирләре тарафыннан җиңелүе тасвир ителә. «Батый хан һәм Ләйлә» романында вакыйгалар монголлар хакимияте чорында, болгар кызы Ләйләнең, илен, халкын саклап калу максаты белән, Батый ханга кияүгә чыгуы һәм тора-бара аңа карата ихлас мәхәббәте уянуына бәйле төп сюжет тирәсенә җыеп бирелә. «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» романында инде әдип Казан ханлыгы чоры, Казанның руслар тарафыннан яулап алынуы, татар халкының хәтерендә легендага әверелгән Сөембикә ханбикәнең фаҗигале язмышына бәйле вакыйгаларны бәян итә.

М. Хәбибуллинның романнары уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, сюжетлары көрәш-сугыш күренешләренә, мәхәббәт маҗараларына, интригалы, идеологик һәм психологик каршылыклы конфликтларга бай булулары белән аерылып торалар. Ал арда һәрбер тарихи чор автор хыялы фараз иткән конкрет билгеләре-сыйфатлары белән — халык көнкүреше, борынгы бабаларыбызның рухи дөньясы, фольклоры, гореф-гадәтләре, уйлары-хыяллары, кайгылары-шатлыклары, истә калырдай үзенчәлекле кеше образлары, легендар шәхесләре белән күз алдына килеп баса.

М. Хәбибуллин тарихи темаларга, милләт язмышы* әхлак мәсьәләләренә кагылышлы күп санлы публицистик мәкаләләр авторы буларак та укучыларга таныш. Ул — Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1977, 1987), Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Россия язучылары берлегенең әдәби бүләге (1984) һәм Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк (1996) иясе, 1970 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Мусагит Хабибуллин

Писатель-прозаик Мусагит Мударисович Хабибуллин родился 25 декабря 1927 года в селе Абдрахманово Абдуллинского района Оренбургской области. Детство его прошло в родном селе. Начальную школу окончил в родном селе Абдрахманово, далее продолжил учебу в соседней деревне Новые Шалты Республики Татарстан. После окончания 7 класса его мобилизовали в г. Магнитогорск (без его согласия), там он окончил ремесленное училище и получил специальность то-каря, затем три года учился в металлургическом техникуме. Работал токарем, позднее мастером цеха на военном заводе.

Н 1953 году возвратился в родные края, 1958 году переехал в поселок Бавлы (Татарстан) и до 1966 года работал шофером, автомехаником на транспортном предприятии «Бавлынефть». Учился в вечерней школе и, получив аттестат зрелости, поступил заочно на историко-филологический факультет Казанского университета, который окончил в 1971 году по специальности татарский язык и литература.

В 1966-1968 годах М. Хабибуллин работал корреспондентом районной газеты «Байрак» в Бавлах, завотделом промышленности и транспорта газеты «Маяк» в Азнакаеве. В 1969-1971 годах он живет в Таджикистане, работает в средней школе преподавателем истории. В 1972 году переехал в Казань, в течение восемнадцати лет, по 1989 год, исполнял обязанности ответственного секретаря правления Союза писателей Татарстана. В девяностых годах он заведует отделом прозы в редакции журнала «Мирас».

Творческое становление М. Хабибуллина как писателя шло годами, а серьезное творчество началось в Бавлах. Первый рассказ его увидел свет в сборнике «Люди и цветы» («Кешеләр һәм чәчәкләр», 1968). Первая книга — «На перекрестке семи дорог» («Җиде юл чатында») — вышла в 1969 году в Казани. Писательское же признание он получил после выхода в 1976 году романа «Водовороты» («Чоңгыллар»). Этот роман издавался на татарском языке в Казани дважды, а в переводе на русский язык переиздавался трижды (1978, 1980, 1985). В этот же период им были написаны произведения на современную тематику — много рассказов, повести «Цена хлеба» («Икмәк кадере», 1969), «Гора с горой не сходится» («Тау белән тау очрашмаса да», 1974), «Берега памяти» («Хәтер ярлары», 1981), роман «Если реки потекут вспять» («Сулар үргә акса да...», 1984).

С начала восьмидесятых годов в творческой биографии М. Хабибуллина наметился поворот к исторической теме. Он задался целью художественно отразить наиболее важные этапы исторического развития татарского народа в прошлом. Пер-вым произведением такого рода явился роман «Кубрат-хан» (1985), посвященный основателю первого тюрко-булгарского государства на территории Приазовья и Западного Прикавказья в 7 веке. Далее во 2-й половине восьмидесятых годов и в девяностых годах были созданы романы «Посол — лицо неприкосновенное» («Илчегә үлем юк»), «Чертово городище» («Шайтан каласы»), «Сююмбике ханбике и Иван Грозный» («Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный»), «Внук хана Хансуар» («Хан оныгы Хансөяр»), «Божий подарок» («Аллаһы бүләге»), «Батый-хан и Ляйля» («Батый хан һәм Ләйлә»), охватывающие исторические события времен Волжской Булгарии и Казанского ханства, и роман в 2-х частях «Атилла», посвященный легендарному полководцу гуннов, завоевавшему в 6 веке могущественную Римскую империю.

Исторические романы М. Хабибуллина отличаются острым, увлекательным сюжетом, достоверностью описываемых картин жизни различных народов далекого прошлого.

Мөсәгыйт Хәбибуллинның бүләкләре һәм исемнәре

 

1977 – “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” * «Заслуженный работник культуры ТАССР»

1987 – “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” * «Заслуженный работник культуры РСФСР»

1997 Почетный академик Академии гуманитарных наук Российской Федерации.

1984 литературная премия Союза российских писателей

1996 – Международной премии Кул Гали

2003 Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты “Кубрат хан” китабы өчен * Государственная премия Республики Татарстан имени Г.Тукая году за роман «Кубрат-хан»

2008 - татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинга «Татарстанның Халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелде. * За большие заслуги в развитии татарской литературы писателю Мусагиту Хабибуллину в 2008 году присвоено почетное звание «Народный писатель Татарстана».

 

Мусагит Хабибуллин в Центральной библиотеке г.Бавлы вместе с группой писателей из Казани. Август. 2007 г.

Мөсәгыйть Хабибуллин турында:

  1. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турында: Указ. 2003 ел.25 апр. // Ватаным Татарстан.-2003.-26 апр.

  2. Насыбуллин М.Н. Правда жизни - это не только ее изнанка: Интервью/Н.Галеев, О.Кручина / М.Н. Насыбуллин // РТ.-2001.- 27 янв.-С.3.

  3. Изменить жизнь к лучшему: [О писателях-земляках Рафаэле Мустафине и Мусагите Хабибуллине] // Мир бизнеса.-2002.-#3.-С.22.

  4. Миңлебаев К. Гуманлык үрнәге: [Г.Тукай исемендәге Республика бүләгенә кандидатлар арасында якташ язычыбыз Мөсәгыйт Хабибуллин]/ К. Миңлебаев // Ватаным Татарстан.-2002.-5 апр.-Б.5.

  5. Урманче Ф. Чорлар, гасырлар илчесе: [Тукай бүләген дәгъвалаучылар арасында - язычы-якташыбыз М∙сәгыйт Хәбибуллин]/ Ф. Урманче // Мәдәни җомга.-2002.-19 апр.-Б.11.

  6. Исмәгыйлев Ш. Шушы яктан, шушы туфрактан без!: [Мөсәгыйть Хәбибуллинның Баулыда үткән иҗат кичәсе тур.]/ Ш. Исмәгыйлев // Хезмәткә дан.-2003.-12 апр.

  7. Тарихта эзле ул: [Мөсәгыйть Хәбибуллинның Баулыда үкән иҗат кичәсе тур.]/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2003.-16 апр.

  8. Хәбибуллин М. Кубрат-хан оныгы: Язучы М∙сәгыйт Хәбибуллин белән әңгәмә/ М. Хәбибуллин; Әңгәмәдәш Алсу Хәсәнова // Ватаным Татарстан.- 2007. - 30 нояб.-Б.4.

  9.  

     

     

     

     

     

     

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нравится