Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улы=Ахметзянов Ильдус Ханифович

Создано 26.04.2011 19:00

ildus ahmetjanov

Әхмәтҗанов Илдус Һәниф улы — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. 1950 елныңның 19 июнендә Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. 1973 елда Ленинград театр институтын (ЛГИТМиК) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Сәхнә эшчәнлеге белән бергә татар теленә пьесалар тәрҗемә итә, нәфис сүз остасы. Көчле төрле драматик һәм көлкеле рольләр иҗат итүче артист.

Илдус Әхмәтҗанов — Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе һәм Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2000), Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган (2013) артисты.

Ахметзянов Ильдус Ханифович - артист Татарского государственного академического театра имени Галиаскара Камала. Родился 19 июня 1950 г. в селе Тататарский Кандыз Бавлинского района ТАССР. В 1973 г. окончил Ленинградский театральный институт (ЛГИТМИК) и был принят в труппу академического театра им. Г. Камала. Несколько лет работал в Передвижном театре. Заслуженный артист ТАССР (1987). Народный артист РТ (1996). Лауреат Государственной премии ТАССР им. М. Джалиля (1988). Лауреат Государственной премии РТ им. Г. Тукая (2000). Заслуженный артист РФ (2013).

Әхмәтҗанов И. Илдус Әхмәтҗанов: Мине бүген дө "Тукай!" дип сәламлиләр /Әңгәмәдәш Г.Закирова //Мәгърифәт. 2011. - 22 апр. – Б.5.

ildus ahvatjan tukai

Илдус Әхмәтҗанов: Мине бүген дө "Тукай!" дип сәламлиләр

Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов 1950 елда Баулы районының Татар Каңдызы авылында дөньяга килә. Тукай: "Тау башына салынгандыр безнең авыл" дип язса, алар авылы, киресенчә, тау астына урнашкан була, тирә-якта Урал тавы итәге җәйрәп ята. Кояш та бу авылда соңрак чыгып, иртәрәк байый - киртләч тауларны кичәсе бар ич... Илдус Әхмәтҗановның балачагы әнә шул гүзәллек оясында чана-чаңгыда шуып, җәйләрен җиләк, юа һәм бу якларда гына үсә торган тау кыяры җыеп үтә. Тау итәгендә оя-оя булып исле үлән шаулап үсә - туган як исе әнә шундый була торгандыр ул. Дусты - тегермәнче малае Кирилл белән күпме йолыккандыр аны, аның әнисе ясаган күәскә өнә шул үләнне кушкач нинди тәмлә булганын алар үзләре генә бөлә. Авыл буасы бала-чага тавышыннан көне оуе гөрләп тора: көне оуе казлар белән бергә су керә, кичен шунда ук кармак белән чабак каптыра. Балалар ферма, абзарлар салу өчен таш чыгаручылар янында да булышып йөри   төрле төстәге, ялтыравыклы минералларны "алтын таптым" дип күтәреп йөргәннәре дә төш кебек кенә узган да киткән.

Кандыз үз вакытында галәмәт зур авыл була, базар эшли. Пенза мишәрләре салган авыл - Сөләйман да аның составына керә. Илдус абый нәкъ менә шул Сөләйманнан, ул үскәндә Сөләйман дип атап йөртелгән урамнан. Башлангыч сыйныфны шул урамдагы иске мәчет бинасында укый, аннан параллель сыйныфлары өчәр, хәтта дүртәр булган Кандыз урта мәктәбендә белем ала. Беренче укытучысы Рәисә апа Сафиуллинаны һич онытасы юк. Дөньяда иң матур хатын-кыз нәкъ менә аның шикелле булырга тиеш дип саный ул. Холкы йомшак, шулай да аның дәресләрендә укучыларның тәртип бозасы килми. Фәрештә сыман инде менә. Сабыйлар белән яшьтәшләре итеп, дус итеп аралаша, сабак укыгач, чигү чигәргә дә, башка әйбер ясарга да өйрәтә, киңәш сораган итә. "Бөтен табигате белән укытучы иде", -дип искә ала аны Илдус абый. Аннан соң Мөсәббиха апа Сәлимовада укуы белән дә бәхетле ул. Мөгаллимә шулкадәр белемле, тел нечкәлекләрен дә яхшы белә. Бер гаиләдә ике шәхес - шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов белән Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗановларны укытып, туган телгә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли алу үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

Ә безнең сүзебез абыйсы -мәрхүм Рәшит Әхмәтҗановны искә алудан башланды. 

-  Еш кына Сезне абыегыз -шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановка охшаталар. Бу сүзләр белән килешәсезме, Илдус абый?

-   Кыяфәтләр белән охшаган, дип әйтәләр анысы. Рухи яктан аеруча охшаган дип тә өстәр идем. Гаиләдә без 11 бала үстек. Арадан икебез генә сәнгатькә тартылдык. Ул шагыйрь булды менә, мин артист... Заманында аның шигырьләр язганын күреп, мин дә каләм тибрәткәләп карадым, шагыйрьлегем шуның кадәр генә булгандыр инде, хәзер язганым юк. Мәктәпне тәмамлап, КДУга укырга керергә дип башкалага килгәч, ул мине көчләп диярлек Ленинград театр студиясенә кертергә теләде. Имтиханга җитәкләп алып барды. Кабул итү имтиханнары Казанда булгач, ризалаштым. Соңга калып килгән идем, бөтен турларны бер көндә үтеп, ахыргы имтиханга – изложение язарага кердем.

Анда текст укылган, барысы да тырышып-тырышып язып утыра иде. Шуннан миңа сочинение язарга рөхсәт иттеләр, мин мәктәптәге чыгарылыш имтиханында язган Тукай турындагы сочинениене тагын бер кат язып чыктым. Кабул итү комиссиясендә Хәй Вахит та бар иде. Соңыннан Рәшидә апа Җиһаншина сөйләде, Хәй ага: "Әллә бу егетне КДУда гына калдырыйк микән, Тукайны бигрәк оста тасвирлап, яратып язган бит", - дигән ди.

- Ленинградка барып уку өчен шактый әзерлек соралгандыр.

-  Алай түгел ул, ялгыш фикер йөртәсез. Минем ул чакта сәхнәгә бер тапкыр да чыкканым юк иде. Театр студиясенә беркайчан да үзешчән артистларны алмадылар. Чөнки алар бозылган, төзәлмәслек сынган була. Чын артист әвәләр өчен табигать баласы булу кирәк. Ә үзешчәннәр "Мин кем!" дип харап була.

- Студияне тәмамлап кайтканда ул һавалык сездә дә барлыкка килгәндер иңде. Ә менә Сезне шунда җитәкләп алып барган абыегыз: "Молодец, энем, булдырдың!" -дидеме?

- Юк. Гәрчә, һәр спектаклемне карап барса да, мактаганы булмады. Әмма канәгать иде. Ул гомере буе гаделсезлек белән көрәште. Мин дә ялганны, хыянәтне яратмыйм. Әмма аның кебек беркайчан да изүне ертып көрәшкә ташланмадым. Куркаклык түгел бу, ә безнең җәмгыятьтә көрәшүнең мәгънәсе юк икәнлегенә төшенү генә. Ленинградта профессор Кох укытты безне. Ул гомере буе үз-үзеңне тоту турында лекцияләр укып йөргән оста психолог иде. Соңгы очрашуда, хәтта ул да: "Тәрбияләүнең мәгънәсе юк, мондый эчтәлектәге лекцияләрне башка укымам инде”, - дип кул селтәде.

- Гафу итегез, халык, милләт язмышы өчен аяусыз көрәшкән Тукай образын тудырган кеше - артист авызыннан мондый төшенке сүзләр ишетермен дип һич уйламаган идем...

- Гаделсезлек яныннан үтеп китәм дигәч тә, газапланмый бу дип уйламагыз, бәлки гомерем буе оныта алмыймдыр мин аны... Тукай да "Татар кызына" шигырендә: "Сизмисең бит, янәшәңнән нечкә күңелле шагыйрь узганын", - дип яза.

- Тукай иҗаты белән беренче тапкыр шулай ук абыегыз таныштырдымы?

-  Арабыз 10 яшь булгач, ул Казанга укырга киткәндә үзенең китапханәсен миңа калдырды. Арада Тукайның коңгырт төстәге 4 томлык сайланма әсәрләре дә бар иде. Мин аларны вакыт булган саен алып укый, артындагы искәрмәләрен өйрәнә, гарәп сүзләренең асылына төшенә башладым. Шигырьләрен ятлаган саен ул яшәгән чорны күзалдына китердем. Минем өчен хыял дөньясы иде ул. Хәтта үз иҗатым кебек, Тукайның бер кисәге кебек тоя башладым. Бу соңыннан да тукталмады, "Казан утлары" яки башка басмаларда шигырьләрен укысам, күңелем үсеп китә иде. Гомумән, шигырьләр укырга бик яратам мин, хәтта тәхәллүсен куймасалар да, кемнең иҗаты икәнен шундук әйтеп бирә алам.

- Шулай да беренче тапкыр Тукайны уйнавыгыз кайчанрак булды?

- Германиядә  солдат хезмәте срогын тутырып кайтып, театрда эшли башлаган елларым гына иде. Режиссер Әхтәм Зарипов, телевидение өчен, СибгатХәкимнең "Яз сулышы" әсәрен сәхнәләштерә башлады. Тукай ролендә -РәсимСәлахов, ә мин Сәгыйть Сүнчәләйне уйнарга тиеш идем. Шунда егетләр сценарийны укып чыктылар да, "Илдус Әхмәтҗанов - коеп куйган Тукай бит инде", -диделәр. Әхтәм абый да: "Мин дә шулай дип уйлаган идем, тик ул бөтенләй тәҗрибәсез бит әле, Тукай - бик җитди роль" - ди. Шулай да мине сынап карарга булды. Ул чакта кичергән җаваплылык хисен әйтеп-аңпатып бетерә торган түгел. Уйнавы бик авыр булды, режиссер да бик таләпчән. Телевизион спектакльне язып бетергәч: "Их, тагын бер кат яздырсак, шәбрәк уйнар идем" - дип уфтандым. Аны телевизордан 1976 елның 26 апрелендә күрсәттеләр. Ул көнне утлар йотып, үзем генә утырып карадым һәм... өстемнән таулар төшкән кебек булды - әйбәт, кенә килеп чыккан бу. Иртән урамга чыккач, миңа Тукай дип кенә эндәшә башладылар инде. Бервакыт, Актерлар йортына баргач, Мөхәммәт, Мәһдиев бөтен халык алдында: "Менә егетләр, татар халкына

Тукайны уйнар өчен Аллаһы Тәгалә җибәргән кеше", -дип канатлар куеп җибәрде. Шагыйрьнең 100 еллыгына Камал театрында Туфан Миңнуллинның "Без китәбез, сез каласыз" спектаклендә Тукай ролен һич тә икеләнмичә миңа бирделәр инде. Марсель Сәлимҗанов тулысынча ышанды, уйнавы да җиңел булды. Рухым белән мин Тукай белән бербөтен булдым. Кайберәүләр тышкы кыяфәтең белән охшаган ди. Рухың бер булса, тышкы кыяфәтләр дә охшый башлыйдыр инде ул. Мин бик бәхетле кеше, чөнки сәхнәдә 100 гә якын образ тудырсам да - ә арада яхшылары да бар бит - миңа бүген дә "Тукай!" дип сәлам бирәләр.

- Илдус абый, Сез шагыйрьнең моңсу, ачы хәсрәт, ятимлек, милләт фаҗигасе белән сугарылган әсәрләренә ешрак мөрәҗәгать итәсез шикелле. Моны да рухи охшашлык белән аңлатасызмы?

-   Тукайның әсәрләре генә түгел, үз язмышы да фаҗигадән тора: "Кузгатмак-чы булсаң халык күңелләрен, кирәк түгел уен-көлке" дип яза ич. Тик ул юмордан да читтә булмый, тагын бер кат "Кисекбаш"ын гына укып карагыз!

-   Сезне Аманулланың "Әлепле әртисләре"ндә комик рольдә күреп, исем-акылым киткән иде, җитди кешедән бу кадәр осталык ни өчендер көтмәгән дә идем. И-и рәхәтләнеп бер көлдем, ичмасам.

- Шаянлык күңелем төпкелендә элек-электән яшәп килгән бер сыйфат ул. Гомер итә-итә бастырылдым мин һәм комплекс барлык ка килде. Бер җитди роль башкаргач, башканы булдыра алмас диптер инде, гел шул юнәлештәге рольләр генә бирә башладылар. Гәрчә, заманында шаян рольләрне уйнавымны да тамашачы үз иткән иде. Мәсәлән, Празат Исәнбәт куйган "Яшь йөрәкләр" (Фәтхи Бурнаш) спектаклендә миңа бай малаен уйнарга туры килде. Традицион калыпларны җимереп, аны эчкече, җирәнгечдәрәҗәсендә түбән кеше итеп уйнарга алындым. Празат абый беркайчан да артистларга үз фикерен көчләп такмады, мине дә хуплады. Бик кызык килеп чыкты ул.

Бервакыт, якын кешеләрем билет сорап килгәч, администратор Фәридунга бер-ике чакыру кәгазе сорап мөрәҗәгать иткән идем. "Урын юк, - ди бу. - Шулай кызык итеп уйнарга кирәкми иде, кассада да билетлар калыр иде".

Аннан соң Г.Камалның "Бәхетсез егет"ендә кыска гына эпизодик рольдә - Кәрим байның абыйсы Мансурны уйнадым. Спектакльдә ул энесенә хәбәр генә кертә, мин чыгып бер-ике сүз әйтүгә халык тәгәрәп көлә башлый, күпмедер мизгелгә хәтта уенны туктатып торырга туры килә. Равил Шәрәфи артка борылып көлә, ә артистлар барысы да шуны карар өчен сәхнә читенә җыелыша. "Әлепле әртисләре"ндә рәхәтләнеп уйнадым инде. Мин бик якын кешеләремә генә ачыла алам шул. Ә болай - дөньяда бик күңелсез кешемен. Мәҗлестә берәр чит кеше булса, сөяп куйган багана хәлендә калам инде...

- Тукайның 125 еллыгына ни дә булса әзерлисездер, сер булмаса әйтегез әле, Сез тудырган Тукай быел тамашачыны ни белән сөендерәчәк?

- Гадәтечә, симфоник оркестр белән яраткан шагыйремнең әсәрләрен башкарырга җыенам. Ничәнче ел Тукай булып уйнасам да бик дулкынланам, ихластан борчылам...

Әңгәмәдәш -Гөлүсә ЗАКИРОВА.

Ахметзянов Ильдус Ханифович // Народные артисты [Текст] : очерки / авт.-сост. И. Илялова .— Казань : Магариф - Вакыт, 2011 .— С.76-78.

 АХМЕТЗЯНОВ ИЛЬДУС ХАНИФОВИЧ

Родился 19 июня 1950 г. в с. Тататарский Кандыз Бавлинского района ТАССР. В 1973 г. окончил Ленинградский театральный институт (ЛГИТМИК) и был принят в труппу академического театра им. Г. Камала. Несколько лет работал в Передвижном театре.

Заслуженный артист ТАССР (1987).

Народный артист РТ (1996).

Лауреат Государственной премии ТАССР им. М. Джалиля (1988).

Лауреат Государственной премии РТ им. Г. Тукая (2000).

...18-летний отзывчивый паренек с хорошим чувством юмора, прямо из деревни попадает в Ленинград — знаменитый стольный град Петра, и город с его поразительными дворцами, пригородами, музеями, театрами очаровал и потряс Ильдуса, как и всех его однокурсников. Особенно их всех поразили белые ночи.

В институте руководителем их курса и основным педагогом по актерскому мастерству был известный профессор А. А. Ян, который в течение всех лет учебы по-отечески опекал своих студентов.

Курс оказался дружным. Кроме, естественно, занятий, они устраивали несколько раз в институте Сабантуй, другие праздники, на которых, как правило, Ильдус читал стихи. Его любовь к стихам, вероятно, шла со школьной поры еще и от того, что его старший брат Рашит был известным поэтом. Но у Ильдуса была, пожалуй, и самая большая любовь — Тукай. И до института, а затем уже работая в театре он читал и превосходно читает стихи знаменитого татарского поэта.

После окончания учебы молодые актеры вернулись в Казань. Пять человек — И. Ахметзянов, Ш. Бариев, Ш. Галиуллин, Г. Шарафеев, Ф. Фатхуллин — были приняты в Татарский академический театр им. Г. Камала. К сожалению, из пяти человек сегодня в театре осталось всего двое — Ахметзянов и Шарафеев.

В первые годы им всем было трудно привыкнуть к жизнеподобной, душевной эмоциональной манере игры татарских актеров, ибо петербургская театральная школа более холодно-рациональная. С годами, играя поначалу в массовках и небольших ролях, актеры поняли особенности национальной школы и вошли в общий строй театра.

Ахметзянов переиграл целый ряд разнообразных ролей: Рауф — «Две невестки» Х. Вахита, Педро — «Интервью в Буэнос-Айресе» Г. Боровика, Диоген — «Не бросай огонь, Прометей!» М. Карима, Шайхель — «Судьба татарки» Г. Ибрагимова, Закир — «Банкрот» Г. Камала, Максим — «Как звезды в небе» по М. Горькому, прежде чем сыграть знаковый для актера образ — Габдуллы Тукая. К знаменитому поэту артист издавна относится с особым пиететом.

Он любит и знает почти все стихи Тукая. Он создает целые программы из стихов поэта, выступает с чтением стихов по радио, на телевидении, на юбилеях, на разных концертных площадках Москвы, Казани, республики. Поэтому создание образа Тукая на сцене в спектакле «Мы уходим, вы остаетесь» Т. Миннуллина принесло Ахметзянову радость и удовлетворение.

Его Тукай был разный. Внешне молодой, одетый в черный полудлинный сюртук, но внутренне повзрослевший человек. Мягкий, поэтичный юноша и строгий, неуступчивый, со своим твердым мнением мужчина. Много лет спустя, в 1999 году, артист создает образ еще одного поэта — мудрого, степенного Субру в спектакле «Рыжий насмешник и его черноволосая красавица» Н. Исанбета.

Сегодня, по истечении почти сорока лет с начала работы Ахметзянова, можно определить его творческие приоритеты. Он во всех своих ролях стремится к полному раскрытию серьезных, глубоких драматических характеров. Это переполненный страданиями пожилой украинец Задорожный из дореволюционной Украины — «Украденное счастье» И. Франко; татарский крестьянин Ахметжан — «Зулейха» Г. Исхаки; временами добродушный, порой рассерженно озлобленный Бадри — «Галиябану» М. Файзи. Несколько позже, наряду с сугубо драматическими возможностями в палитре актера оказались и другие краски — гротесковые. Эти смешные, нелепые персонажи оказались важной особенностью индивидуальности Ахметзянова, они удивляли своей внешней формой, броскостью, необычайно сильной эмоциональностью, резкой ломаной пластикой. К ним относятся: отвратительный Галимджан — «Молодые сердца» Ф. Бурнаша — вечно пьяный, с постоянно разинутым то ли в крике, то ли в смехе ртом с черными полусгнившими зубами, вызывающий подчеркнутое омерзение своим внешним видом; смешной Гадельша — «Русалка — любовь моя» З. Хакима; абсолютно нелепый, потерявший человеческий облик пьяница Диоген в грязной, драной одежде — «Баскетболист» М. Гилязова. Затем актер показывал перерождение Диогена, когда тот нашел себе дело по душе. Зло, жестко трактовал актер роль Ислама в спектакле «Приехала мама» Ш. Хусаинова. Никакой человеческой теплоты не придавал он своему отвратительно подлому, гнусному персонажу.

Лучшие роли Ахметзянова отличаются жизнеподобием, сценической выразительностью, внутренним темпераментом. Он обладает высокой речевой культурой. Богатые, разнообразные голосовые интонации являются одним из важных выразительных средств актера. 

Хорошо чувствуя природу, своеобразие родного языка, И. Ахметзянов занимается переводами пьес на татарский язык. Особенно ему удаются переводы пьес В. Шекспира. Им переведены «Антоний и Клеопатра», «Король Лир», «Ромео и Джульетта».

И. Илялова

  

 Литература

Шакирҗан, Луара. "Мин Тукайның үзен күргәнем бар..." / Л.Шакирҗан // Мәдәни җомга. —2000.—14 апр.(N15).—Б.12.

Сафиулла, Юныс. Шагыйрьнең тугры энесе / Ю.Сафиулла // Шәһри Казан. —2000.—14 апр.(N71/72).—Б.5.

Бәйрәмова, Гөлзадә. Шагыйрь артист / Г.Бәйрәмова // Казан утлары.—2000.—N6.—Б.175-179.

Сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улына "Россия Федерациясенең атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде : [Г.Камал исем.Татар дәүләт академия театры артисты Илдус Әхмәтҗановка РФнең атказанган артисты исеме бирелде] // Ватаным Татарстан. - 2013 .— 15 октябрь (№ 168) .— Б.3.

Ссылки:

 Ахметзянов Ильдус Ханифович //Сайт "Театр Камала" - url: http://kamalteatr.ru/actors/5/15.html (14.10.2014 )

Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улы //"Камал театры" сайты. - http://kamalteatr.ru/actors/actorstat/86.html (14.10.2014)

 

 

Нравится