Ахметзянов Рашит - Әхмәтҗанов Рәшит

“Сандугач иде күңелеңдә...”

Сәгыйт Әхмәтҗанов

2011 елда якташ-шагыйребезнең Рәшит Әхмәтҗановның тууына 70 ел
2011 году поэту-земляку Рашиту Ахметзянову исполняется 70 лет со дня рождения

Ахметзянов Рашит Ханифович (14.04.1941-5.01.1995)

Рашит Ханифович Ахметзянов родился 14 апреля 1941 года в селе Тат. Кандыз Бавлинокого района Татарстана. После окончания семи классов в сельской школе учился в Бугульминском строительном училище, работал каменщиком в Альметьевске. В 1961 1964 годах служил в армии, потом учился в Казанском государственном университете. Сначала работал в Министерстве куль туры Татарстана, позднее в редакциях газет «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы». С 1980 года он работал в журнале «Казан утлары».

Первые стихи Рашита Ахметзянова, опубликованные на страницах газет и журналов, привлекли внимание известных писателей X. Туфана, С. Хакима, Г. Хузи, 3. Мансура. Они по достоинству оценили его самобытное творчество, природный талант. Они-то и вдохновили молодого поэта на новые творческие успехи. С тех самых пор он остался верен избранному пути, сделал доселе невиданные открытия, поднялся к новым вершинам творчества.

Вышли в свет более десяти его книг, которые красноречиво доказывают, что он лирик, мастер поэмы. Он удостоился почетного звания «Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан», премии Союза писателей имени Г. Исхаки. Его большое и незаурядное творчество, неутомимая борьба за суверенитет Татарстана, остроумие, готовность всегда прийти на помощь еще раз свидетельствуют о том, что в памяти народа ой останется яркой, незабываемой личностью.

 


 

Әхмәтҗанов Рәшит Хәниф улы (14.04.1941-5.01.1995)

Рәшит Әхмәтҗанов 1941 елның 14 апрелендә Баулы районы Татар Кандызы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, 1957 - 1958 нче елларда Бөгелмәдә төзүчеләр әзерләү училищесында укый, аны тәмамлагач, нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендәге төзү оешмаларында ташчы булып эшли. 1961 - 64 нче елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, В.И. Ульянов - Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, 1969 нчы елда аны тәмамлап чыга һәм 1980 нче елга кадәр башта Татарстан культура министрлыгында сәнгать эшләре буенча инспектор, аннары "Яшь ленинчы" һәм "Татарстан яшьләре" газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1980 елдан ул "Казан утлары" журналы редакциясе хезмәткәре иде.
Рәшит Әхмәтҗанов әдәбият мәйданына илленче елларның ахырларында килә һәм 1959-61 нче елларында "Азат хатын", "Совет әдәбияты" журналларында басылган шигьри цикллары белән әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гали Хуҗи кебек тәҗрибәле шагыйрьләр яшь каләмнең поэтик фикерләүдәге мөстәкыйльлеген, табигый сәләтен һәм шигырьләренең тормышчанлыгын билгеләп үтәләр.

Аны яна иҗат юлларына өндиләр. Шул вакыттан бирле ул олы иҗат юлыннан тайпылмыйча шигърияттә яңа ачышлар ясап, яңа үрләргә кутәрелде.

Татарстаннын атказанган сәнгәть эшлекчесе дигән мактаулы исемгә иреште. Язучылар берлегенен Гаяз Исхакый исемендәге буләгенә лаек булды. Кабатланмас олы ижаты, Татарстаннын мостәкыйллеге очен корәштәге гамәлләре өчен, тыңгысыз җан авазы белән ясаган чыгышлары, балаларча ихласлыгы, җорлыгы, ярдәмчеллеге бу шагыйрьнен милләттәшләребез күңеленнән китмәс шәхес булуын дәлилли.

Рәшит Әхмәтҗанов иҗаты турында

  1. Абдуллин З. Җыр булып кайтты туган якка: [Баулы шәһәрендә һәм район авылларында Рәшит Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган чаралар тур.]/ З. Абдуллин // Шәһри Казан.-2001.-4 мая.- Б.3.

  2. Акмал Н. Сандугач керде күңелгә: [Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанны искә алып]/ Н. Акмал // Шәһри Казан.-2002.-1 март.

  3. Газизова Э.М. Рәшит Әхмәтҗанов иҗатында милләт язмышы мәсьәләләре / Э.М. Газизова // Тел, әдәбият һәм халык иҗаты мәсьәләләре = Проблемы языка, литературы и народного творчества: аспирант эшләре җыентыгы.—Казан, 2007.—Чыг. 4 / [редкол.: К. М. Миңнуллин (җав. мөх-р), Р. Ф. Исламов (ф. мөх-р), З. З. Гыйләҗев (төз.) һ. б.].—185-188б.

  4. Әхмәтҗанов Р. [Шигырьләр]: Рәшит Әхмәтҗановның тууына - 60 ел/ Р. Әхмәтҗанов // Хезмәткә дан.-2001.-14 апр.-3 б.

  5. Зарипова, Равия. Чиксез байлыгыбыз - ил гаме! / Р.Зарипова // Мәдәни җомга.—2002.—22 ноябрь(N47).—Б.16.

  6. Кәрами, Рәфкать. Бөек милләт балалары / Р. Кәрами // Мәйдан.—2007. — №2. — Б.113-119.

  7. Кәрами, Рәфкать. Иҗатташларым / Р. Кәрами // КАЗАН УТЛАРЫ. — 2004. — N9. — Б.163-167.

  8. Мөслимова, Фәйрүзә. Сандугач төшкә керә. / Ф.Мөслимова // Ялкын.—2001.—N5.—Б.28-29.

  9. Низами Р. Шагыйрь дәвам итә...: Рәшит Әхмәтҗанов/ Р. Низами // Шәһри Казан.-2010. - 14 май.-Б.5.

  10. Рәшит Әхмәтҗан=Рашит Ахметзянов: [5 гыйнвар көнне илле дүртенче яшендә шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанның йөрәге тибүдән туктады] //Хезмәткә дан= Слава труду. 1995. – 11 янв. – Б.4.

  11. Рәшит Әхмәтҗанов (1941-1995) //Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Т. 1. А-К /төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. – Казан: Тат.кит.нәшр. - Б.122-124. – Библиогр. – Б.123-124.

  12. Рәшит, Әхмәт. Аклыкны бөртекләп җыйды ул / Ә.Рәшит // Мәдәни җомга.—2001.—20 апр.(N16).—Б.17.

  13. Садә, Госман. Син - йөрәкле, Кешем! / Г.Садә // Мәгърифәт.— 2001. – 21 апр. (№16). Б.5.

  14. Султанова А. "Я прожил счастливую жизнь": [Вечер памяти Рашита Ахметзянова, посвященный 65-летию со дня его рождения]/ А. Султанова // Слава труду=Хезмәткә дан. 2006. 29 апр.-С.8.

  15. Фәйзуллин, Равил. Җанында давыллар иде / Р.Фәйзуллин // Казан утлары. —2001.—N4.—Б.111-114.

  16. Фәйзуллин, Равил. Нечкә хисле, батыр йөрәкле / Р.Фәйзуллин // Мейдан Чаллы = Мәйдан Чаллы.—2003.—N10.—Б.97-100.

  17. Фәррәхова Р. Бертуган ике лачын=Рәшит һәм Илдус Әхмәҗановлар/ Р. Фәррәхова // Мәгърифәт.-2006 - 25 нояб.-7 Б.

  18. Юнысова А. "Без һаман дамы бергә?": [Рәшит Әхмәтҗановның тууына - 60 ел]/ А. Юнысова // Сөембикә.-2001.-№4.-12-14 б.

  19. Юнысова А. Шәм яндырып, шигырь укый Казан: [Рәшит Әхмәтҗановка багышланган Казанның Камал һәм Тинчурин исемендәге театрлары биналарында узган шигырь кичәләре тур.]/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-12 марта.-2002.-Б.4.

  20. Яруллин, Фәнис. Йөрәк белән җылыт дөньяны. / Ф.Яруллин // Мәдәни җомга.—2000.—22 сент.(N38).—Б.16.

 

 

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан