Исеме гасырлар арасында югалмас шәхес

Создано 22.07.2015 14:20

Гыймазова, К. Исеме гасырлар арасында югалмас шәхес / Кадрия Гыймазова//Хезмәткә дан. – 2015. – 6 март. – Б.3. 

ИСЕМЕ ГАСЫРЛАР АРАСЫНДА ЮГАЛМАС ШӘХЕС

Иртәгә Баулының мактаулы гражданины Исхак Ваһаповка 100 яшь тулган булыр иде

1950-1975 елларда Баулы поселок Советы рәисе вазифаларын башкарган Исхак Ваһаповка, исән булса, 7 март көнне 100 яшь тулыр иде. Ләкин ул 1993 елның 29 декабрендә 78 яшендә бакыйлыкка күчкән. Аның исеме һәм игелекле эшләре бүген дә баулылылар хәтерендә. Баулыны үстерүгә зур өлеш керткән шәхеснең исемен шәһәребезнең бер урамы йөртә.

Бүгенге Ваһапов урамы заманында Баулы авылын нефтьчеләр поселогы Акбуа белән тоташтырган, шулай булачак шәһәрнең ике өлешен бер-берсенә бәйләгән. Ул урамга Исхак Алтынбай улы үзе дә бик күп эз салган: Акбуадан Баулыга кадәр ул нәкъ менә шул урам буйлап көн саен җәяүләп эшкә барган, кайткан, көн дәвамында эш буенча да шул ук юлны берничә тапкыр ураган. Баулы халкы бик ихтирам иткән абруйлы җитәкче, теләсә, беркайчан да җәяү йөрмәс, үзен кирәк җиргә машина белән, я булмаса, җигүле атта илттереп куя алыр иде. Ләкин, аны күреп белгән кешеләр әйтүенчә, ул принципиаль кеше булган. Поселок Советы рәисе вазифасын башкаручыны йөртергә машина каралмаган икән, димәк ул шулай булырга тиеш.

- Исхак Алтынбаевич һәрвакыт җәяү йөрде. Җәяү йөрергә ярата иде ул. Бик ашыгыч булмаганда, юл уңаеннан утыртырга теләп туктаган машиналарга да утырмый иде. Ул шулай халыкка якын булды. Баулыда ул аяк басмаган тыкырык, ул исемен белмәгән кеше юк иде, - дип искә ала 1953 елдан Баулы районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге белән җитәкчелек иткән Илдус Камалетдинов. - Һәрвакыт кеше арасында булгач, ул проблемаларны да яхшы белде, һәрвакыт аларны ашыгыч рәвештә хәл итү юлларын эзләде, шуңа аны халык та бик яратты.

Фин сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышы башланганда инде кече командир - старшина булган Исхак Ваһапов фронтта автоматчылар взводы белән командалык итә, курку белмәс сугышчы була. Аяусыз сугышларның берсендә ул каты яралана, контузия ала. Госпитальдә дәваланып бераз тернәкләнү белән, ул Ульяновск шәһәрендә кече лейтенантлар әзерләү курсларында укый. Аннан соң ул кабат сугышчан сафка баса. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Мәскәү оборонасы өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Җиңү көнен офицер дәрәҗәсендә каршылый.

Бөек Ватан сугышыннан соң, 1947 елны Кораллы көчләр сафларыннан де- мобилизацияләнгән офицер, тумышы белән Түбән Новгород өлкәсеннән булса да, алдагы тормышын тарихи ватаны - Татарстан белән бәйләргә карар кыла, Казанга кайта. Аны ОСОАВИАХИМның (Общество содействия обороне, авиационному и химическому строительству - иҗтимагый-сәяси оборона оешмасы) Баулы район Советы рәисе итеп билгелиләр.

1950 елда Исхак Ваһапов Баулы поселок Советы рәисе итеп сайлана. Әлеге вазифаны ул 25 ел буена башкара. Ул җитәкчелек иткән чорда кичә күкрәп иген үскән кырларда бүген яңа йорт төзү өчен нигез салына башлавы гадәти күренеш була. Сәнәгать ысулы белән нефть чыгарыла башлаган төбәккә илебезнең төрле төбәкләреннән күпсанлы белгечләр килә, баштагы елларда аларның күбесе баракларда яши, аларны уңайлы торак белән тәэмин итәргә кирәк була. Зур темпларда торак йортлар төзелә, инфраструктураны инде замана таләпләренә туры килерлек итеп үстерергә кирәк була. Йортлар белән параллель рәвештә балалар бакчалары, мәктәпләр кебек социаль көнкүреш учреждениеләре дә торгы- зыла. Исхак Алтынбаевич Баулы эшчеләр поселогын үстерүгә, аны төзекләндерүгә, яшелләндерүгә күп көч куя. Ул елларда Баулы эшчеләр поселогы берничә тапкыр Бөтенроссия ярышларында катнашып, Кызыл байраклар ала.

- Ул нижгарча итеп, мишәрчә сөйләшә иде. Беренче вакытта аның сөйләвен Баулы кешеләре аңлап та бетермиләр, көләләр иде. Аннары бөтен кеше ияләште. Исхак Алтынбаевич телен үзгәртмәде, гомере буена мишәрчә сөйләште, - дип искә ала Илдус Камалетдинов. - Мин, Баулыга килеп эшли башлагач, Ваһаповның яшь белгечләрне аталарча кайгыртуын тойдым. Ул киңәшен дә бирә, кирәк чакта туры юл күрсәтә иде. Һәрвакыт гаиләләребез, ничек яшәвебез турында кызыксынып торды. Балаларның исемнәрен генә белеп калмый, ничек укулары, сәламәтлекләре турында да кызыксына иде. Тәртипле, әдәпле, ифрат кешелекле, намуслы кеше беркайчан сүгенмәде, нәфрәтләнмәде. Без, яшьләр, кайвакыт урынсызрак шаярсак, тавышыбызны күтәребрәк сөйләшсәк, шунда ук кисәтү ясар, оялтыр иде...

Сабан туйларында Исхак Ваһапов һәрвакыт милли көрәш бәйгесенең судьясы була. Бу эшкә ул Баулының аксакалларын, элеккеге көрәш батырларын да җәлеп итә. Карарлар кабул иткәндә һәрчак аксакалларның сүзенә колак сала. Сабан туе мәйданында гына түгел, эшендә һәм көндәлек тормышында да Исхак Ваһапов һәрвакыт төп Баулы кешеләре булган аксакаллар белән киңәшләшмичә бер генә җитди карарны да кабул итми. Шуңа күрә нижгар якларыннан килгән бу кешене Баулы халкы үз итә, барысы да аны яратып, үз итеп, “Исхак абый” дип йөртә. Аңа Баулының мактаулы гражданины исеме бирелә.

Лаеклы ялга чыккач та Исхак Ваһапов шактый еллар эшләвен дәвам итә, ә инде чын-чынлап лаеклы ялга китеп, Беренче май урамындагы үзе төзегән йорттан Гоголь урамындагы ике бүлмәле фатирга күченгәч, ул күрше-тирә йортларда яшәүче барлык өлкән яшьтәге ир-атларны шахмат белән мавыктыра. Гоголь урамындагы 22нче йорт ишегалдына шәһәр үзәгендәге барлык шахмат сөючеләр җыелып, көн саен акыл спортында ярыша.

Исхак Ваһапов эшләгән елларда Баулыга ике тапкыр җырчы Рәшит Ваһапов килә. Үзенең күренекле якташын һәм фамилиядәшен Исхак Ваһапов “минем укытучым” дип йөртә. Җырчы һәр килүендә аның йортында туктала, кунак була. 

Кадрия ГЫЙМАЗОВА.

 vagapov 100el

Нравится