Яруллин Фанис Гатауллович= Яруллин Фәнис Гатаулла улы

2018 год в Бавлинском районе объявлен Годом Фаниса Яруллина

 2018 елда якташбыз, ТР Халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел. 

В 2018 году нашему земляку, Народному поэту РТ Фанису Яруллину исполняется 80 лет со дня рождения.

2011 елның 9 декаберендә якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис ага Яруллин вафат булды
9 декабря 2011 года ушел из жизни писатель-земляк, Народный поэт Республики Татарстан Фанис Яруллин

Миңа кайвакыт бик авыр хәлгә тарыган танышлар, дуслар килеп, эчләрен бушата. Тыңлап утырам да шунда ук күз алдыма танылган халык шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллин килеп баса. Без аның белән озак еллар очрашу-аралашу дәверендә шактый ук якын кешеләргә әверелгән идек. Сөйләшкән-күрешкән саен, мин аның чын мәгънәсендә көчле рухлы, нык ихтыярлы, үз-үзен аямыйча, иҗат ялкынында янып яшәгән шәхес булуына инана идем. Без аның белән якташлар бит, Баулы районыннан. Үземнең районның хакимияте башлыгы вазифаларын башкарган чорда Фәнис абый белән аеруча тыгыз элемтәдә тордык. Иртәнге эш сәгатемне телефоннан яисә өенә кереп, аның белән сөйләшеп, хәлләрен белешеп, бүгенгә нинди планнар коруын, нинди ярдәм кирәклеген сорашып алудан башламасам, көнем хәерле булмас кебек тоела иде, дисәм дә ялгышмамдыр. Алай гына да түгел, ул миңа көндәлек хезмәтемдә өстәмә энергия, эшкә дәрт өсти сыман иде. Уйлап яки күз алдына китереп карасаң, искитмәле язмышка дучар ителгән кеше бит ул. Яшьли хезмәт, спорт белән шөгыльләнеп, баһадирдай буй җиткергән егетнең егерме яше тулып кына киткән чагында имгәнеп, бер кулын тотмыйча икенчесен күтәреп куярлык та егәре булмаган, гомерлеккә яткан урыныннан тора алмаслык хәлдә дә бер генә көнен дә бушка уздырмыйча иҗат итүе белән шаккатыра иде ул. Аяк- кулларыбыз исән-сау килеш, сәламәтлегебез ташып торган чакта да кайвакыт үземнең яисә якыннарымның, хезмәттәшләремнең өметсезлеккә бирелеп, башларыбызны кая куярга белмичә йөргән чакларыбыз юкмы әллә? Аның халәтендәгеләрнең йә эчүчелеккә бирелеп, йә үз-үзенә кул салып, якты дөньядан китеп бару очраклары да бар бит. Ә ул, районнарга, авылларга гына түгел, хәтта ерак чит илләргә чыгып, күргәннәрен китап итеп тасвирлардай әсәрләр иҗат итте. 73 яшенә кадәр яшәп, 50дән артык китапка тупланган роман, повесть, шигырьләр һәм башка жанрдагы әсәрләре белән татар милли дөньясын баеткан танылган шәхескә әверелде. Юкса, хезмәт юлын гап-гади электрик вазифасыннан башлаган, Кызылъяр авылының алты балалы, әтисе сугышта үлеп калган гади колхозчы улы иде.

 


 

БАУЛЫ ЯГЫМ

 

Туган ягым Баулы ягым,

Баулы ягым — таулы ягым.

Бер тавыңда кояш булса,

Бер тавыңда айлы ягым.

Туган ягым — Баулы ягым,

Елгалы һәм күлле ягым.

Урманнарың җиләкле һәм

Болыннарың гөлле ягым.

Туган ягым — Баулы ягым,

Шәфкатьле һәм таңлы ягым.

Ташларың да шундый йомшак,

Һаваларың баллы ягым.

Туган ягым — Баулы ягым,

Шанлы ягым, данлы ягым.

Тауларыңнан биеккәрәк

Күтәрелде синең даның.

Туган ягым — Баулы ягым,

Җырлы ягым, моңлы ягым.

Көзләрең дә, кышларың да

Җаннарыма җылы ягым.

 Чыганак: Баулы ягым//Яруллин Ф. Сайланма әсәрләр. Өч томда. Т.III. Йөз аклыгы: Шигырьләр, поэмалар, балладалар, җырлар. – Казан, 1994.- Б.422.


 Фәнис Яруөллин "Балачак әдипләре" дип аталган белешмәлектә

Фанис Яруллин //Писатели нашего детства=Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек. – Казан: Мәгариф, 2002. – С.219-220.

 

Народный поэт Татарстана Яруллин Фанис Гатауллович родился 9 февраля 1938 года в деревне Кызылъяр Бавлинского района Республики Татарстан в семье крестьян-колхозников. С четырехлетнего возраста остался без отца — он погиб на фронте в первый же год войны с Германией. Рос в кругу братьев и сестер (всего их было шестеро в семье) под присмотром заботливой и любвеобильной матери. Как все сельские дети первых послевоенных лет, в летнее время работал в колхозе, зимой учился в школе. Окончил семь классов в родной деревне, в восьмом учился в районном центре Бавлы. В 1954 году поступил работать монтером-связистом в Бавлинскую контору объединения «Татнефть». В 1957 году был призван в армию. Там его определили в школу воздушных стрелков-радистов. На одном из спортивно-тренировочных занятий Ф. Яруллин сорвался с турника и получил тяжёлую травму, на всю жизнь приковавшую его к постели.

Со школьных лет интересовавшийся литературой, Ф. Яруллин решил заняться серьезно литературным творчеством. Прежде всего он задался целью повысить свое образование. В 1963 году окончил в Казани вечернюю среднюю школу рабочей молодежи и поступил на заочное отделение филологического факультета Казанского университета. Окончил его в 1970 году, получив специальность преподавателя татарского языка и литературы.

Начал печататься с 1960 года. В 1964 году вышел первый поэтический сборник молодого поэта под названием «Я влюблен в жизнь» («Мин тормышны яратам»), тепло встреченный литературной общественностью и читателями. В эти же годы он много печатался и во всесоюзных журналах и газетах, участвовал в конкурсе молодых поэтов, проведенном газетой «Комсомольская правда», где удостоился второй премии.

Ф.Яруллин пишет в различных жанрах литературы: поэзии, прозы и драматургии. Большое место в его творчестве занимает детская литература. Детям адресованы его поэтические сборники «Я улыбаюсь» («Минем елмаю», 1968), «Всегда тороплюсь» («Гел ашыгам», 1970), «Когда зреют яблоки» («Алмалар пешкән чакта», 1971), «Три девочки и тринадцать яблок» («Өч кыз һәм унөч алма»), книги сказок «В голубом озере Луна купается» («Зәңгәр күлдә Ай коена», 1990), «Глиняная избушка, живет там старушка» («Өе балчык, иясе карчык», 1996), «Лягушка-плясунья» («Биюче бака», 1996), книги рассказов и повестей «Хозяева Зеленого острова» («Яшел утрау хуҗалары», 1976), «В начале судьбы» («Язмышлар язылганда», 1979), «Подарок на день рождения» («Туган көн бүләге», 1984) и т. д. Особой популярностью пользуется среди юных читателей повесть «Упругие паруса» («Җилкәннәр җилдә сынала», 1973), написанная на автобиографическом материале писателя. Повесть неоднократно переиздавалась, была переведена на русский и казахский языки.

Поэтическое творчество Ф. Яруллина отличается жанровым разнообразием. Тут и лирика, и лирико-публицистические стихи, поэмы, и юмор-сатира, и песни. Он пишет о том, что волнует и беспокоит его самого, что прочувствовано и пережито им самим. По стилю и манере письма его поэтические произведения близки к народным песням, язык прост и легок. За поэтические сборники «Дыхание» («Сулыш», 1978) и «Неразлучный друг» («Аерылмас дустым», 1976) Ф. Яруллин был удостоен в 1978 году молодежной республиканской премии им. Мусы Джалиля, а за книгу стихов и поэм «Крик души» («Җан авазы», 1994) ему была присуждена в 1995 году Государственная премия им. Габдуллы Тукая. Наконец, за большие заслуги в развитии татарской литературы Указом Президента М.Шаймиева от 13 февраля 2001 года ему присвоено почетное звание «Народный поэт Республики Татарстан».

Книги Ф.Яруллина, изданные в переводе на русский язык

 

Упругие паруса: Повесть.— Казань: Татар. кн. изд-во, 1978.— 96 с.

Хочу автомобиль: Комедия.— Москва: ВААП, 1975.— 55 л.

Первая борозда: Повести и рассказы.— М.: Сов. Россия, 1981.— 142 с.

Израненные судьбы: Документальная повесть (на тат., рус., англ. языках). — Казань: Изд-во «Рухият», 2000.— 439 с.

 

Библиография

Мустафин Р. Богатырская сила духа // Казан.ведомости.— 1998.— 3 марта.

Фәнис Яруллин // Писатели нашего детства=Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек. – Казан: Мәгариф, 2002. – С.214-218.

 

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Фәнискә дүрт яшь чагында ишле гаилә башы Гатаулла абзыйны фронтка озаталар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә. Шул рәвешчә, тол калган ана — гади колхозчы хатын Гафифә ханымның өстенә иң өлкәне нибары унөч яшьтә булган берсеннән-берсе кечкенә алты баланы аякка бастыру, авылдагы ачлы-туклы тормыш шартларында аларны исән-имин саклап калу бурычы йөкләнә. Алланың рәхмәте, ул үзенең тырыш хезмәте, каигыртучанлыгы белән өстенә йөкләнгән бу бурычны уңышлы үтәп чыга: балаларын тәрбияләп үстерә, хәл кадәренчә укыта, намуслы хезмәткә өйрәтә.

Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сигезенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шунда спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамланып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылалар. Яшь авторның иҗади үсешенә шулай ук республиканың әдәби җәмәгатьчелеге, тәҗрибәле язучылар, журналистлар, аерым алганда, ул вакытларда «Яшь ленинчы» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгән шагыйрь Марс Шабаев күп ярдәм итә. Ниһаять, 1964 елда Ф.Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елда бер шәл кем шигырьләре Бөтенсоюз яшь авторлар конкурсында икенче дәрәҗә бүләккә лаек була һәм, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Розовый олень» исемле күмәк җыентыкка кертелә. Конкурс нәтиҗәләренең кайтавазы булган булса кирәк, 1965 елны Англиядә чыга торган атналык бер газетада яшь каләмнең кыскача биографик белешмәсе белән бергә инглизчә тәрҗемәдә дүрт-бишләп шигыре дә басылып чыга. Аннан соң, алтмышынчы — туксанынчы еллар дәвамында, авторның балаларга һәм яшь укучыларга атап язган шигъри әсәрләрен һәм хикәяләрен эченә алган «Май төне» (1966), «Бакчалар бәскә төренә» (1967), «Минем елмаю» (1968), «Ачсаң күңел тәрәзәләрен» (1969), «Гел ашыгам» (1970), «Алмалар пешкән чакта» (1971), «Аерылмас дустым» (1975), «Яшел утрау хуҗалары» (1976), «Зәңгәр күлдә Ай коена» (1990), «Биюче бака» (1996), «Өе балчык, иясе карчык» (1996) исемле җыентыклары нәшер ителә.

Җитмешенче еллардан башлап Ф. Яруллин проза жанрының эрерәк формаларына да мөрәҗәгать итә. 1971 елда ул, темасы яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1974), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу әсәре һәм аннан соң иҗат ителгән «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Чәчәкләр моңы», «Кайту», «Яралы язмышлар» исемле повестьлары, «Һәркемнең үз сукмагы» (1982), «Туган көн бүләге» (1984) җыентыкларына һәм бантка томлыкларына кергән хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре, көндәлек матбугатта даими басыла килгән публицистикасы, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары белән Ф. Яруллин укучылар арасында иң популяр язучыларның берсе булып таныла.

1964-2000 еллар арасында әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигъри китабы басыла. Шулардай «Аерылмас дустым» (1975) һәм «Сулыш» (1978) шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан яшьләр оешмасының Муса Җәлил исемендәге бүләгенә, ә лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Җан авазы» (1994) исемле китабы өчен 1995 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Әдипнең иҗат мирасында Татарстан һәм Башкортстан театрларында куелган дистәдән артык сәхнә әсәрләре дә бар. Алар арасыннан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәләрендә озак еллар буе барган «Әнә килә автомобиль...» комедиясе тамашачылар алдында аеруча зур уңыш казана. Әдип иҗат иткән пьесаларның бер өлеше аның «Таң вакыты» (1969) һәм «Пьесалар» (1998) исемле тупланмаларында урын алган.

Татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен Фәнис Гатаулла улы Яруллинга Татарстан Президенты М. Шаймиевнең 2001 ел 13 февраль Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелде. Ул шулай ук 1985 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры (1985), 1968 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

 Төп басма китаплары

Әсәрләр. 3 томда.— Казан: «Мирас» нәшрияты, 1994.

1 нче том. Чәчәкләр моңы: Повестьлар.— 531 б.

2 нче том. Гамьле дөнья: Хикәяләр, очерклар, тәнкыйть мәкаләләре.— 550 б.

3 нче том. Йөз аклыгы: Шигырьләр, поэмалар, балладалар, җырлар.— 669 б.

Җилкәннәр җилдә сынала: Повестьлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.— 288 б.

Тозлы җил: Шигырьләр, җырлар, балладалар.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1988.— 351 б.

Зәңгәр күлдә Ай коена: Әкиятләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.— 272 б.

Җан авазы: Поэмалар, шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.— 183 б.

Яз гөлләре: Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.—335 б.

Серле дөнья: Әкиятләр, хикәяләр, повесть.— Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 1997.— 464 б.

Көзге моң: Шигырьләр.— Казан: «Рухият» нәшрияты, 1998.— 224 б.

Биюче бака: Әкиятләр.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 1996.— 103 б.

Өе балчык, иясе карчык: Курчак театрлары, мәктәп сәхнәләре, әдәби түгәрәкләр өчен әкият-пьесалар.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 1996.— 64 б.

Яралы язмышлар: Документаль повесть (татар, рус, инглиз телләрендә).— Казан: «Рухият» нәшрияты, 2000.— 439 б.

Урман кызы: Хикәяләр, повестьлар.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2001.— 303 б.

 Библиография

 Яруллин Ф. Кешене кешеләр күтәрә: Укучылардан килгән хатларга җавап // Казан утлары.— 1972.— № 10.— 175-178 б.

Миңнуллин Р. Киләчәк буын хакына//Казан утлары.— 1978.—№ 11.—153-160 б.

Шабаев М. Түземнәр генә бәхеткә лаек//Казан утлары.— 1988.— № 2.— 164-171 б.

В ә л и е в М. Батырлык // Казан утлары.— 1990.— № 12.— 160-167 б.

Гаташ Р. Шагыйрьнең йөз аклыгы // Мирас.— 1994.— № 11-12.— 50 53 б.

Әхмәтҗанов М. Сез иң гүзәл кеше икәнсез//Мирас.— 1995.— № 1-2.— 76-84 б.

Фәнис Яруллинның иҗаты турында каләмдәшләре

Фәнис Яруллинның бөтен әсәрләре, бигрәк тә сайланма әсәрләренең беренче томын тәшкил итә торган повестьлары бусына («Җан авазы»на) тән сакчылары кебек булып, аны олы бүләккә этәрәләр. Минем карашымча, әдәбиятыбыз шедеврларының берсе итеп саналырлык «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повесте, мәсәлән, теләсә нинди бүләккә лаек.

Ибраһим Нуруллин, әдәбият галиме, язучы. 1994

Фәнис Яруллин гади яза, халыкчан яза. Шагыйрьнең шигъри стиле, образлар системасы хакында озаклап, тәфсилләп сөйләп булыр иде. Аның күп кенә шигырьләре халык җырларыннан үсеп чыккандыр шикелле.

Марс Шабаев, шагыйрь. 1988

Фәнис Яруллин әсәрләре турында сүз йөрткәндә, еш кына аның күләмле әсәрләрен — повестьларын, пьесаларын күз алдында тоталар. Баксаң, ул кече жанр — хикәяне идея-эстетик мөмкинлекләре һәм кыйммәте ягыннан роман яки повестьтан калышмый гына түгел, бәлки әле алар янында үз өстенлекләре булган форма итеп караучы автор икән.

Флүн Мусин, әдәбият галиме. 1994

Фәнис Яруллин — чын мәгънәсендә сизгер шагыйрь. Аның шигырьләрендә гап-гади көндәлек күренешләр балкып, яктырып китә.

Гәрәй Рәхим, шагыйрь. 1975

 Үзем турыңда үзем

Февраль аенда тугангамы, канымда — февраль бураннарының уйнаклыгы, күңелемдә — Өемташ тауларының горурлыгы, җанымда — Ык елгасының ярсуы, хисләремдә — әрәмә чәчәкләренең назы, холкымда — дала җилләренең үҗәтлеге, тәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Табигатемдә булган шушы сыйфатлар кояшны каплаган кара болытлар аша йолдызлы күкләрне күрергә, салкыннарда сулышым белән җылытып учларымда гөлләр үстерергә, кешеләр гамен үз гамьнәремнән өстен куярга мөмкинлек бирде.

Тормыш елгасы ике ярдан — бәхет һәм бәхетсезлек ярларыннан тора. Мин шушы ике яр арасында бәргәләнеп үстем. Бер якта сугыштан соңгы хәерчелек, әтисезлек, билгесезлек, икенче якта дәрт кайнап торган яшьлек, офыклардан офыкларга барып тоташкан хыял юлы. Миннән кайвакыт: «Син бәхетлеме?»— дип сорыйлар. Учларында янар чәчәк үстереп, ул чәчәкләрне кешеләр күңеленә якты йолдыз итеп сибә алган кеше бәхетсез буламыни? «Сиңа җиңелме?» — дип сорыйлар. Юк! Бәхет беркемгә дә җиңел бирелми. Кеше күпвакыт үз йөрәге белән күзгә-күз кала. Әгәр иң авыр вакытларда да йөрәгеңдә яшәү дәрте сүнмәсә, шомлы, караңгы төннәрдә дә күңелеңә куркаклык ояламаса, төн артыннан көн туасына ышанычың бетмәсә, димәк, син яшисең, яшәячәксең.

Тормыштагы барлык юллар безнең үз йөрәгебездән башлана. Соңгы дусларым ташлап киткәндә, барыр юлларым тирән упкыннарга килеп чыкканда, өмет учакларының актыккы ялкыннарын җилләр өреп сүндергәндә мин үз йөрәгемә таяндым. Йөрәгем мине һичбер вакыт алдамады. Ул үзенең тамырларын кешеләр күңеленә таба җәя барды. Шушы тамырлар мине бүген дә тотып тора.

Фәнис Яруллин. 1999

 ТУГАН ЯГЫ КИРӘК КЕШЕГӘ

Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

 

Зур уңышлар яулап, заманалар

Матур бәя бирсә эшенә, —

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

 

Йөри-йөри күңле тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә, —

Бер сафланып килер өчен тагын

Туган ягы кирәк кешегә.

 

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә, —

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

 

1976


 

Иҗаты, иҗаты турында китаплар, мәкәләләр * Книги и статьи о творчестве

 

2014

Җәлилова, Гөлнара. Хәтер төпкелендә - Фәнис абый / Г. Җәлилова // Шәһри Казан .— Казан., 2014 .— 16 гыйн.(№4) .— Б.6 : ил.

Яруллин, Фәнис. Сүзләрдән басмалар тездем мин... / Фәнис Яруллин // Мәдәни җомга. – 2014. – 7 февр.(№5). – Б.7.

2013 - Әдип Фәнис Яруллинның тууына – 75 ел

  1. Юныс Р. Кояшка үрелгән егет: Фәнис Яруллинның тууына 75 ел/ Р. Юныс // Казан утлары. - 2013. - #2. - Б.171-182.

  2. Яруллин Ф. Колхоз умарталыгында: Хикәя/ Ф. Яруллин // Ватаным Татарстан. - 2013. - 1 февр. - Б.19.

  3. Яруллин Ф. Сирень чәчәкләре яшь түгә: Хикәя/ Ф. Яруллин; Кереш сүз З.Җиһаншина // Мәгрифәт.-2013. - 8 февр.-Б.6.

  4. Яруллин Ф. Кырыс медсестра:Хикәя/ Ф. Яруллин; Кереш сүз Г.Җәлилова // Шәһри Казан.-2013. - 12 февр.-Б.11.

  5. Зиярова Ф. Уроки поэзии = Шигърият дәресләре: [Районный конкурс чтецов, посвященный 75-летнему юбилею Фаниса Яруллина]/ Ф. Зиярова // Слава труду=Хезмәткә дан.-2013.- 15 февр.-С.2.

  6. Завтра Фанису Яруллину исполнилось бы 75 лет=Кеше китә, җыры кала: [31 января библиотека и школа Тат-Кандыза организовали литературно-музыкальный вечер "Халыкка багышланган гомер"] // Слава труду=Хезмәткә дан. -2013.- 8 февр.-С.2.

  7. Сабирова Р. Сурәт ясый беләбезме?: [Фәнис Яруллинның "Яралы язмышлар" әсәре]/ Р. Сабирова // Мәдәни җомга.-2013.- 23 февр.-С.12.

  8. Гараева Л. "Он покорил себе судьбу" = "Язмышның ул үзен буйсындырды": Вечер памяти в честь 75-летия нашего известного зеляка, народного поэта РТ Фаниса Яруллина/ Л. Гараева // Слава труду=Хезмәткә дан.-2013. - 27 февр.-С.4.

  9. Яруллин Ф. Җилкәнен җилләр ега алмаган Фәнис Яруллин: Тууына 75 ел тулу уңаеннан/ Ф. Яруллин // Историко-культурное наследие.-2013.- февр.(#2(49).- С.15.Хәсәнова А.

  10. Җилдә сыналып та сынмаган җилкәннәр: [Фәнис һәм Нурсия Яруллиннар]/ А. Хәсәнова // Ватаным Татарстан.-2013. - 8 март.- Б.17.

  11. Гатина Р. Вечер памяти Фаниса Яруллина=Фәнис Яруллин истәлегенә: 4 марта в Казани на сцене Камаловского театра состоялся вечер памяти Фаниса Яруллина/ Р. Гатина // Слава труду=Хезмәткә дан.-2013. - 8 март.-С.2.

  12. Яруллин Ф. Сагыну: Хикәя/ Ф. Яруллин // Мәдәни җомга.-2013. - 8 февр.-Б.10; Мәдәни җомга.-2013. - 15 февр.

  13. Фәхретдинова Ч. Миңа бит хәзер мең яшь: [Татарстан Милли музеенда Фәнис Яруллинның 75 еллык юбилеена багышланган әдәби салон утырышы] / Ч. Фәхретдинова // Мәдәни җомга.-2013. - 15 март.-Б.24.

  14. Гимазова, Кадрия. Воздвигаем памятник сообща : [Благотворительный марафон по сбору средств на установку памятника в городе Бавлы народному поэту Фанису Яруллину] // Слава труду. — 2013 .— 18 окт. №79.
  15. Гыймазова, Кадрия. Берәләп һәйқәл салабыз : [Халык шагыйре Фәнис Яруллинга һәйкәл куюга акча җыю максатыннан оештырылган хәйрия марафоны] // Хезмәткә дан. — 2013 .— 18 окт. №79.

2011

Гимазова К. Им восхищается во всем мире = Баулы улы иҗатын дөнья халыклары укый: 22 сентября в ДК им.М.Джалиля состоялась встреча с поэтом-земляком Фанисом Яруллиным/ К. Гимазова // Слава труду=Хезмәткә дан.- 2011. - 28 сент.-С.4.

 

Яруллин Фәнис Хәтер төпләрендә утлы күмер: Көндәлекләр/ Фәнис Яруллин // Казан утлары.-2011. - ##1-11.

 

 

Хәтер төпләрендә утлы күмер

 

Бик күп вакыйгалар

Керми әсәрләргә –

Кәндәлекләр булып

Ята дәфтәрдә

 

Тик алар да әле

Барсын сыйдыра алмый.

Язмыш елгалары

Ага кайный-кайный.

 

Кала бозлар утырып

Күңел ярларында.

Тормышның иң чыны

Бары җаннарымда.

 

Ә җаннарны һич тә

Булмый киереп ачып.

Яшибез гел шулай

Үзебездән качып.

 

Яруллин Ф.Г. Хәтер төпләрендә утлы күмер: Көндәлекләр/ Фәнис Яруллин // Казан утлары. -2011. - #1.-Б.111-119. - Җуелганны тергезсәк...; Көн дәлеккә ни языла?

Яруллин Ф.Г. Хәтер төпләрендә утлы күмер: Көндәлекләр/ Фәнис Яруллин // Казан утлары. - 2011. - #2.-Б.100-110.

Яруллин Ф.Г. Хәтер төпләрендә утлы күмер. 1981: Көндәлекләр/ Фәнис Яруллин // Казан утлары. - 2011. - #3.-Б.116-129.

Яруллин Ф.Г. Хәтер төпләрендә утлы күмер. 1982. 1983: Көндәлекләр/ Фәнис Яруллин // Казан утлары. - 2011. - #4.-Б.169-177.

Яруллин Ф.Г. Хәтер төпләрендә утлы күмер: Көндәлекләр/ Фәнис Яруллин // Казан утлары. - 2011. - #6.-Б.180-186.

Яруллин Ф.Г. Хәтер төпләрендә утлы күмер: Көндәлекләр/ Фәнис Яруллин // Казан утлары. - 2011. - #7.-Б.180-185.

 

 

Яруллин Фәнис Хәтер төпләрендә утлы күмер: Көндәлекләр. 1985. 1986. 1987/ Фәнис Яруллин // Казан утлары.-2011. - #11.

 

2010

Зиярова Ф. Добро пожаловать, Фанис абый!: 28 августа в селе Кзыл-Яр состоялось открытие дома-музея народного поэта Татарстана Фаниса Яруллина/ Ф. Зиярова // Слава труду=Хезмәткә дан. - 2010. - 3 сент. - С.2.

2008

Яруллина Э. Фанис Яруллин - гордость нации//Слава труду. 2008. - 9 февр.

2007

Яруллин Ф. Көн сулышы : мәкаләләр, очерклар, рецензияләр / Фәнис Яруллин. – Казан : “Матбугат йорты” нәшр., 1997. – 287 б. – Эчт.: Үткәннәргә карап; Матурлыкка сәяхәт; Яшьлек; “Илләр тыныч иде”; Шигырьләрең безнең белән; Вәли абый; Ихтыяр көче; Йөрәк җыры; Шамил Маннапов; “Кайту” – шигырьләр җыентыгы; Җиргә мәдхия; Хат; Алар һаман минем укытучыларым; Уңыштан-уңышка; Өзелмәс кыллар; Төкле аягың белән; Без – хыялны чынга ашыручылар; Мин флотта хезмәт иттем; Калугадан Берлинга кадәр; Җыр артыннан җыр; Беренче тәрҗемәчеләр; Нәрсә ул батырлык; Бер йотым су; Энҗеләр кайда югала; Орденлы дустым; Әкият турында бер авыз сүз; Туган ягы кирәк кешегә; “Сүзләремне сезгә тапшырам”; Йөрәктән тамган кан; Табышы да, ялгышы да – үзенеке; Резидә Әхтәмова шигырьләре; Өч аяклы ат; Ике җыр; Шулай башланды; Зыялы, шәфкатьле кеше; Сөенә беләбезме?; Җыр, икмәк һәм буш урындыклар; Юллар, юллар; Бер хикәягә карата; Күңел кыңгыраулары; Түгәрәкләп әйткәндә; Бәхетен тапкан кеше; Дус-иш кирәк дөнья көтәргә; Якты омтылыш; Ике Галиев плюс Бударин; Сөенче алу; Минем Нурсөяләрем; Өстенлекле түбәнлек; Баулы ягым – данлы ягым; Минем ачыш; Салмак агышлы чишмә; Сөенечләр дә, көенечләр дә бар; Халкыбызның гүзәл сыйфатларын җыйган; Моң елгасы; Көнчыгышта кояш иртәрәк чыга; Ана сөте һәм тана сөте; Әкияттәге акбүз ат мин...; Корбан тәкәсе булмасак иде.

Яруллин Ф. Дыхание дня : статьи, очерки, рецензии. – [97 – 250]

2006

2005

 

Яруллин Ф.Казань - это Мекка для татарского народа=Казан - татар халкының мәркәзе л:Интервью с писателем-земляком, лауреатом премий имени Тукая и Мусы Джалиля Фанисом Яруллиным/ Яруллин Фанис; Вел Ф.Шайдуллин // Слава труду=Хезмәткә дан.-2005. - 3 сент.-С.3.



К стихам размещенным ниже приводятся переводы на русский язык. Их когда-то сделала ленинградская поэтесса и прозаик Елена Вечтомова (1908-1989). Стихи нам прислала её внучка Мария Инге-Вечтомова "в залог дружбы наших народов". Мы их приняли с благодарностью. Они также были напечатаны и в нашей районной газете.

 

 Яруллин Ф.   В наследство - слова дружбы и любви: Стихи в переводе на русский/ Ф. Яруллин; Пер.Елены Вечтомовой; Вступ.М.Инге-Вечтомова  // Слава труду.-2012. - 31 авг.-С.7.

ЯШИ АЛМЫЙМ ШУНСЫЗ

Озак йөрсәм, ялыктыра башлый

Болыннар да, матур урман да.

Сандугачлар хатта туйдыра бит

Бертуктаусыз сайрап торганда.

 

Йолдызларның нуры кими кебек,

Озак йөрсәм якты төннәрдә,

Һәрвакытта янда торса әгәр,

Ямьсезләнә кебек гөлләр дә.

 

Тиз туйсам да кайбер нәрсәләрдән,

Бер нәрсәгә артык комсыз мин:

Кешеләрдән һич тә туя алмыйм,

Яши алмыйм, дуслар, шунсыз мин.

1964

Яруллин Ф. Аерылмас дустым: Шигырьләр. – Казан: Татар.китап.нәшр., 1975. – Б.34.

Перевод с татарского Елены Вечтомовой

 

Устаю порой бродить лесами,

Видно, стал нетерпеливым я.

Будешь слушать

долгими часами –

Надоест и песня соловья.

Звёзды могут меркнуть, уверяю,

Если смотришь,

смотришь без конца…

Лучшие цветы надоедают,

День-деньской

маяча у крыльца.

Может мне наскучить вся округа,

Лес, поля и птицы, но, не лгу, –

Я бы умер, если б жил без друга.

Без людей и часа не могу.

 

 

МӘХӘББӘТ

Карамадым күзләреңә,

Карадым зәңгәр таңга;

Синең күзләрең сафлыгы

Чагыла иде анда.

 

Таратмадым чәчләреңне,

Тузганаклар тараттым;

Тыңламадым тавышыңны,

Сандугачлар сайраттым.

 

Үпмәдем иреннәреңнән,

Чишмәләрдән су эчтем:

Тереклек сулары булып

Тамырларыма күчтең.

1970

Яруллин Ф. Аерылмас дустым: Шигырьләр. – Казан: Татар.китап.нәшр., 1975. – Б.95.

 

Перевод с татарского Елены Вечтомовой

ЛЮБОВЬ

 

Не смотрел я в твои глаза,

Только ввысь я взглянул в смятенье –

В небе вспыхнула бирюза –

Твоих глаз отраженье.

 

Я не гладил твоих волос,

Я коснулся воды рукою –

Море лаской отозвалось

В сердце шёлковою волною.

 

Целовать не посмел тебя,

Пламень губ не остудят реки.

В жизнь мою пролилась, любя,

Ты живою водой навеки.

 

 

ЯҢА КӨН

Таң яктысы килеп ачты

Юрган читен.

Ниләр алып килдең миңа,

Әй, яңа көн?

 

Гамьсезлекләр белән бүлсәң,

Кирәк түгел.

Буш хыяллар алып килсәң,

Кирәк түгел.

 

Үткән көннең даны булсаң,

Кирәк түгел.

Эшлисе эш ялы булсаң,

Кирәк түгел.

 

Эзләнүләр белән килсәң,

Әйдә, ашык!

Зур уйларга-хыялларга

Колач ачык.

1967

 

Яруллин Ф. Аерылмас дустым: Шигырьләр. – Казан: Татар.китап.нәшр., 1975. – Б.48.

Перевод с татарского Елены Вечтомовой

 

НОВЫЙ ДЕНЬ

 

В комнату мою ворвался

Ясный свет зари.

С чем же ты сейчас примчался?

Что же, говори!

 

Если ты принёс беспечность –

Уходи назад,

Грёзы лёгкой быстротечность –

Уходи назад.

 

Славу прежних достижений –

Уходи назад.

И довольство без сомнений –

Уходи назад.

 

Если в путь зовёшь тревожно –

Торопись, горя́.

К новым поискам – я тоже

За тобой, заря!

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан