Миргазиян һәм Вахит Юныслар музее

Хәбипова, З. Миргазиян һәм Вахит Юныслар музее: [21 февральдә Баулы районының Исергәп авылында мәктәптә Миргазиян һәм Вахит Юнысовлар музее ачтылар]/ Зәрия Хәбипова // Татарстан яшьләре. - 2013. - 5 март. - Б.5.

Зәрия Хәбипова

21 февральдә Баулы районының, Исергәп авылында шушы авылда туып-үскән Миргазиян һәм Вахит Юнысларга багышлап музей бүлмәсе ачтылар. Мәктәп бинасында урнашкан әлеге бүлмәгә Миргазиян һәм Вахит абыйларның тормыш юлын, эшчәнлеген, иҗатын яктырткан бик күп экспонатлар сыйган. Һәр икесенә кагылышлы фотостенд, шәхси әйберләре, китаплары, үзләре җыйган һәм музейга бүләк иткән коллекцияләр барысы да зәвык белән, карарга уңайлы итеп урнаштырылган. Ишектән килеп керү белән күзгә нык ташланганы – җилкәнле зур кораб сурәте. Кораб – абыйларның (Юныслар миңа туган тиешле абыйлар) диңгезләр, илләр кичеп үткәргән гомерләренең омтылыш-хыял гәүдәләнеше кебек балкып тора. Түрдә Миргазиян абыйның күпсанлы китаплары тезелеп киткән киштә, астарак ул ясаган агач сыннар. Кызганыч, яше олы булу сәбәпле, Миргазиян абый музейны ачу тантанасына кайта алмады.

Мәскәүнең дипломатлар әзерләүче бик мәртәбәле югары уку йортында (МГИМО) белем алган Вахит абый (аның арабыздан киткәненә инде ун ел) инглиз, гарәп, корея телләрен яхшы белә, Европаның күп телләрен аңлый иде. Ул гомерен дипломатик хезмәттә үткәрде. Дөньяның җитмештән артык илендә булып, күпне күргән, күп мәшһүр кешеләр белән очрашкан. Шул күргәннәрен “Чит илләрдә 6000 көн” дигән китабында да сурәтләп калдырды ул. Күргәзмәгә куелган әйберләр арасында аның яшьлегендә ясаган берничә рәсеме дә бар. Без Вахит абыйның күп телләрдә сөйләшүче оста дипломат булудан тыш, музыкант, җырчы, яхшы хәтерле сүз остасы икәнен белә идек. Баксаң, рәсем ясарга да кулы барган икән. Бу осталыкларның серен дә ерак эзлисе түгел. Күргәзмәгә әниләре Факия әбинең кул эшләре дә куелган. Ул тукыган, бизәгән әйберләрнең гаиләдә балалар өчен осталык, тырышлык үрнәге булганы күренеп тора. Өстәвенә Факия әбинең бик күп тарихи хикәятләр белгәне, искиткеч яхшы хәтерле булганы да мәгълүм.

Миргазиян һәм Вахит абыйларның һәр икесе дә алларына зур максатлар куеп, җилкенеп яшәделәр. Аларның туган авыллары белән элемтәләре беркайчан да өзелмәде. Һәр кайтуларында мәктәптә, районда очрашулар үткәреп китәләр иде.

Музей ачу тантанасына авылдашлар, абыйларның туганнары, Татарстан Язучылар берлегеннән, Татар конгрессыннан, Баулы администрациясеннән күп санлы кунаклар килгән иде. Без дә чакыру алып, Әлмәттән Миргазиян һәм Вахит абыйларның бер төркем дуслары җыйнаулашып кайттык. Миргазиян абыйга Әлмәттә төпләнеп яшәп алырга, китапларын “Рухият” нәшриятында чыгарырга ярдәм иткән шагыйрь Разим Вәлиуллин, кызганычка, арабызда юк инде. Нефть ветераннары Абрек Шәйдуллин, Шәһит Таипов, журналист Ирек Бәдертдинов, Рәүф Сәфәр-галин һәм мин фәкыйрегез бу тантанада катнашып, авылдашларыбызның шундый күркәм эшне башкарып чыгуына шатланып килдек.

Зәрия ХӘБИПОВА.
Әлмәт-Исергәп. 

muzei unusov2

muzei unusov3 

muzei unusov1

Рәсемнәрдә: Исергәп мәктәбе; музейны ачу күренеше; Миргазиян абыйның сыннары. 

Чыганак: Хәбипова, З. Миргазиян һәм Вахит Юныслар музее: [21 февральдә Баулы районының Исергәп авылында мәктәптә Миргазиян һәм Вахит Юнысовлар музее ачтылар]/ Зәрия Хәбипова // Татарстан яшьләре. - 2013. - 5 март. - Б.5.

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан