Из книги "Писатели нашего детства"= "Балачак әдипләре" китабыннан

Создано 13.04.2012 11:45

Миргазиян Юныс= Миргазиян Юнусов //Даутов Р. Балачак әдипләре=Писатели нашего детства: Биобиблиографик белешмәлек. – Казан, 2002. – С. 208-213.

Миргазиян Юныс

Күренекле язучы-прозаик, публицист, сынчы Миргазиян Юныс (Миргазиян Мөхәммәтзакир улы Юнысов) 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында крәстиян гаиләсендә туа. Миргазиянның бала һәм үсмерчагы сугышка кадәрге һәм сугыш барган авыр елларга туры килә. Сугыш башланган көннең икенче көнендә, 1941 елның 23 июнендә, аның әтисе - Гражданнар сугышы ветераны Мөхәммәтзакир абзый гүр иясе була. Шул елны авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаган Миргазиян, ары таба мәктәптә укуын ташларга мәҗбүр булып, колхоз эшенә җигелә. 1944 елның августында исә ул гаскәри хезмәткә алынып, хәрби авиация мәктәбенә укырга җибәрелә, аннары укчы-радист вазифасында бомбардировщиклар эскадрильясында хезмәт итә. 1950 елда экстерн тәртибендә Харьков хәрби авиация училищесын тәмамлагач, авиаэскадрильяларда элемтә бүлеге башлыгы вазифаларын башкара. Бер үк вакытта кичке мәктәптә укып, гомуми урта белем ала.

1955 елда сәламәтлеге буенча очу эшеннән һәм гаскәри хезмәттән азат ителгәч, М. Юныс Мәскәү университетының филология факультетына укырга керә. Бераздан университетның читтән торып уку бүлегенә күчеп (аны ул 1961 елда тәмамлый), Кара диңгез дәүләт пароходчылыгында навигатор булып эшли башлый. 1957 елда кыска мөддәтле курсларны тәмамлагач, М. Юнысны чит илгә йөри торган сәүдә корабына капитанның беренче ярдәмчесе итеп билгелиләр. Бу эшендә ул 1968 елга кадәр була. 1968 елдан Мәскәүдә бер ел Диңгез флотының фәнни-тикшеренү институтында (СоюзморНИИ-проект) баш белгеч, аннары СССР Диңгез флоты министрлыгында дүрт ел бүлек башлыгы, аннары биш елдан артык

«Наука и религия» журналы редакциясендә бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1977—1988 елларда ул янәдән әүвәлге хезмәтендә — Азов диңгезе дәүләт пароходчылыгында сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе булып эшли. 1988 елдан М.Юныс — язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

М. Юныс — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. Сәүдә флоты корабларында навигатор, капитан ярдәмчесе сыйфатында ул бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыга, диңгез-океаннарны иңли, күп илләрдә була, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, аларның мәдәнияте, әдәбияты-сәнгате белән якыннан таныша, диңгезчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бихисап кызыклы, гыйбрәтле хәлләргә тап була. Тора-бара бу тәэссорат-истәлекләр, күңелдә тәмам тулышып, аны кулына каләм алырга мәҗбүр итә. Әнә шулай 1964 елны «Казан утлары» журналында яшь авторның «Безнең өй өянке астында иде...» исемле, Италиядәге Генуа шәһәрендә туган илен сагынып яшәүче бер татар карчыгының самими образын тасвирлаган беренче хикәясе дөнья күрә. Аннан соң шул ук «Казан утлары»нда, балалар журналы «Ялкын»да, хатын-кызлар журналы «Азат хатын»да бер-бер артлы «Энҗе эзләүчеләр», «Кочегар», «Йәмәнгә сәяхәт», «Диңгезче Хәнифә», «Янартаулар», «Диңгез чакыра», «Зәңгәр дөнья», «Румба негра» кебек хикәяләре, юлъязмалары басыла, 1968 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Тимер фил» исеме белән беренче хикәяләр җыентыгы һәм 1970 елда «Занзибар зәңгәр болытлар артында» дигән романтик повесте аерым китап булып чыга.

Җитмешенче — сиксәненче еллар М. Юнысның иҗат биографиясендә күләмле проза әсәрләре белән характерлы. Үз биографиясенә нигезләп язылган һәм диңгезче хезмәтенең романтикасын да, шул ук вакытта кешедән күп тырышлык, чыдамлык, ихтыяр көче сорый торган кырыс хакыйкатен дә бөтен профессиональ ваклыклары белән укучы күз алдына китереп бастырган «Тозлы җил», «Теләп алган давыл», «Таңда Босфор аша» повестьлары (соңыннан алар өчесе бергә «Дөнья гизү» трилогиясе исеме белән аталып йөри), Ватан сугышының драматик вакыйгаларына багышланган «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» кыйссасы (әсәрнең журнал вариантындагы исеме «Биектә калу»), авыл-шәһәр кешеләре арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрне лирик-психологик планда сурәтләгән «Табу һәм югалту» повесте, «Вавилон елгалары.— Шәрекъ», «Европа ат сагына», «Соңгы сулыш» исемнәрендәге өч китаптан торган «Юлда уйланулар» юлъязма-сәяхәтнамә-се — әнә шундыйлардан. Бу әсәрләр, әдипнең хикәяләре, новеллалары, эссе-мәкаләләре белән бергә, татар әдәбиятының фикри офыкларын һәм географик чикләрен киңәйтеп, рухи хәзинәбезне моңарчы әдәби әсәрләребездә аз чагылган яки бөтенләй чагылыш тапмаган тормыш күренешләре, чит мәмләкәтләр, кыйтгалар мохите, гыйбрәтле кеше язмышлары, төрле милли холыктагы каһарманнар дөньясы белән баеттылар.

М. Юнысның әсәрләре, зурларга да, яшьләргә дә укыр өчен, ифрат кызыклы, киң мәгълүматлы, тирән эчтәлекле. Иң мөһиме, нәрсә турында гына язса да, әдип үз халкының алдынгы бер вәкиле булып, милли яңарыш максатларын күз уңында тотып, шул ук вакытта гомум гуманистик карашларга, милләтләр арасында тигез хокуклылык принципларына хыянәт итмичә, гаделлекне, дөреслекне, изгелекне яклап яза, яманлыкны, ялганны, җәбер-золымны фаш итә.

М. Юныс, язучы-художник буларак, чынбарлык күренешләрен тарихи үзгәреш тенденцияләре җирлегенә куеп язган, вакыйга-хәлләрне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, тоталитар җәмгыять тудырган гаделсезлекләрне әхлакый-фәлсәфи күзлектән нечкәләп анализлаган гыйбрәтле әсәрләре белән егерменче йөз ахыры татар прозасына яңа сулыш өрде, аның тематик һәм интеллектуаль колачын киңәйтте, аны объектив хакыйкатькә нигезләнгән яңа сәнгати эчтәлек, тасвири чаралар белән баетты.

Туксанынчы еллар башында М.Юныс Мәскәүдә төпләнеп яшәгән җиреннән туган Татарстанына әйләнеп кайтты, ул хәзер Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итә. Соңгы елларда ул бигрәк тә публицистика, әдәби тәнкыйть, эссеистика жанрларында актив эшли.

М. Юныс — 1973 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Төп басма китаплары

Энҗе эзләүчеләр: Повесть, хикәя, новеллалар һәм юлъязмалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.— 174 б.

Шәмдәлләрдә генә утлар яна: Повестьлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.— 230 б.

Дөнья гизү: Трилогия.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1987.— 584 б.

Юлда уйланулар: Повестьлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.—416 б.

Альбатрос язмышы: Милли публицистика.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.— 384 б.

Библиография

МиңнуллинФ. Биектә калу.— Китапта: Балта явызлар кулында.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.—328—331 б.

Юныс В. Диңгезче, язучы, скульптор // Шәһри Казан.— 1995.— 29 дек.

Айдар Хәлим. Сагыну гамәле//Мәдәни җомга.— 1998.— 9 гыйнв.

Рахмани Р. Кыйблага тугрылык.— Казан утлары.— 2002.— №4.-170—184 б.

unys1

Миргазиян Юныс турында каләмдәшләре

Миргазиян Юныс безнең әдәбиятка шактый соңга калып, ялгыз килеп керде. Аның яшьтәгеләр күптән инде зур язучылар булып танылып өлгергәннәр... Соңга калуының сәбәбе — ерак илләр гизеп йөреп, ярты гомерен шуңа сарыф иткән ул. Әмма күпне күргән, күпне белгән кеше буларак, Миргазиян әдәбият үрләренә эре адымнар белән бик тиз менеп тә җитте, һәм әдәбиятыбызның моңарчы берәү кулы да тимәгән яңа чирәмен ачты...

Әмирхан Еники. Татарстанның халык язучысы. 1997

Бу әсәр (сүз «Шәмдәлләрдә генә утлар яна...» повесте турында.— Р-Д-) — сугышта яшьли үлеп калган егетләргә, сугыш авырлыгын соклангыч сабырлык белән кичереп, дөньядан киткән безнең аналарыбызга гүзәл һәйкәл булырлык. Минем соңгы егерме биш ел эчендә бер генә татар язучысының да әсәреннән болай тәэсирләнгәнем һәм эчтән елаганым юк иде. Бу әсәр — Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять»еннән соң психологик прозаның яңа баскычы, күтәрелеше.

Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы. 1980

Миргазиян Юныс — уникаль шәхес. Ул, талантлы әдип булу өстенә, искиткеч оста әңгәмәдәш, гаҗәеп оста рәссам, һәрчак юлга чыгарга атлыгып торган тынгысыз сәяхәтче дә. Аның җаны һәрчак борчулы, һәрчак хәрәкәттә...

Разил Вәлиев, язучы, җәмәгать эшлеклесе. 1997.

unys moryak

Үзем турында үзем

Хәзер инде акчалы кеше теләгән чакта кайсы илгә дә барып кайта ала. Минем сәяхәтләрем «тимер пәрдә» артында яшәгән чакта, чит илләрдә бары тик хезмәт ияләрен эксплуатацияләү, негрларны, колониаль халыкларны җәберләү генә бар, дип, шуңа инанган чакта булды. Озак еллар буе мин чит илләрдә яшәүче төрле кыйтга халыкларының тормыш-көнкүрешен СССРдагы, бигрәк тә туган җирем — Татарстанымдагы тормыш белән чагыштырып йөрдем. Чагыштыру һәр очракта безнең файдага түгел иде. Колониаль системаның иң каты, иң аяусыз төбәкләрендә, мәсәлән, Көньяк Африка Берлегендә дә колониализмның тәэсире бездәгедән йомшаграк, ирек көчлерәк, егәрлерәк иде. Чит илләрдә йөргәндә хат язып кызым Камиләгә җибәрә идем. Кызым унынчы сыйныфны бетергәч, җәйге каникулга аны үземнең Барселонадагы (Испания) дусларым Педро һәм Пруденсия Гонсалесларга җибәрдем. Испаниядә яшәгәндә кызым Камилә чит телләрне имтихан тапшырыр өчен генә түгел, чын-чыннан — укырлык, сөйләшерлек, эштә кулланырлык дәрәҗәдә үзләштерергә кирәклекне аңлады. Мәскәү университетының журналистика факультетын кызыл дипломга бетергәндә кызым инглиз һәм француз телләрен нәкъ урыс теле дәрәҗәсендә белә иде инде. Тел белү аңа теләгән эшенә урнашырга һәм, эш хакы ала башлагач, Европа илләрен, Американы үз күзе белән күрү мөмкинлеген бирде. Бу турыда нигә язам мин? Бәлки, минем китапларым да кемгәдер кызыма күрсәткән ярдәмнәрне күрсәтә алганнардыр?..

Миргазиян Юнусов

Юнусов Миргазиян Закирович родился 25 мая 1927 года в деревне Исергапово Бавлинского района Республики Татарстан в семье крестьян. Днем позже после начала Великой Отечественной войны умер отец Миргазияна, и он, только что окончивший шесть классов сельской школы, оставив учебу, начал работать в колхозе. В 1944 году его, 17-летнего парня, забрали в армию и определили курсантом в военно-авиационную школу в г. Кузнецк Пензенской области. После окончания школы служил старшим воздушным стрелком-радистом авиаполка в г. Мелитополе, потом начальником связи авиаэскадрильи до мая 1955 года. Во время службы окончил вечернюю среднюю школу с золотой медалью.

В связи с ухудшением здоровья в 1955 году был списан с летной работы и демобилизован в запас. В том же году поступил учиться в Московский университет, через некоторое время перевелся на заочное отделение и начал работать в Черноморском пароходстве навигатором. До 1957 года работал на каботаже угольно-рудной линии.

В 1957 году М. Юнусов окончил курсы первых помощников капитанов и был направлен на судно заграничного плавания. Вплоть до 1968 года работал первым помощником капитана.

В 1968 году М. Юнус был приглашен на работу в научно-исследовательский институт (СоюзморНИИпроект) в качестве главного специалиста по социально-психологическим исследованиям. В 1969 году он был назначен на должность начальника отдела Министерства Морского Флота СССР. В апреле 1972 года перевелся оттуда на работу в журнал «Наука и религия», где занимал должность заведующего отделом. В 1977— 1988 годах М.Юнус вновь на прежней работе — помощник капитана судов Азовского пароходства торгового флота СССР.

С 1988 года М.Юнус — писатель-профессионал, целиком посвятил себя литературно-творческому труду.

Печатается с 1964 года. Первые рассказы появились в жур-налах «Морской флот», «Совет әдәбияты» (нынешний «Казан утлары»), «Ялкын» и «Азат хатын» (нынешний «Сөембикә»). Первая книга рассказов под названием «Железный слон» («Тимер фил») была издана Таткнигоиздатом в 1968 году, вторая — «За голубыми облаками Занзибар» («Занзибар зәңгәр болытлар артында») — появилась спустя два года после первой.

Наиболее заметным явлением в творческой биографии молодого автора явились повести «Соленый ветер» («Тозлы җил») и «Радуга над морем» («Теләп алган давыл»), привлекшие внимание широкого круга читателей, особенно молодежи. Они обогатили татарскую прозу новыми героями — людьми ищущими, овеянными романтикой дальних странствий и морских просторов.

Очередные произведения писателя — повести «Приобретения и потери» («Табу һәм югалту»), «Свеча горела» («Шәмдәлләрдә генә утлар яна»), трилогия «Раздумья в пути» («Юлда уйланулар»), рассказы, включенные в сборник «Ловцы жемчуга» («Энҗе эзләүчеләр»), расширили географические горизонты татарской прозы, обогатили ее интеллектуальной струей, глубокими философскими раздумьями о смысле жизни, об ответственности человека перед своей совестью.

М. Юнус широко известен также своими острыми по содержанию публицистическими и литературно-критическими статьями и интересными публикациями в жанре эссе.

М.Юнус — член Союза писателей с 1973 года, почетный председатель Татарского ПЕН-клуба. 

Произведения М. Юнусова, изданные на русском языке

Наука странствий: Роман. Перевод автора.— М.: Сов. писатель, 1986.— 396 с. То же.— Казань: Татар. кн. изд-во, 1997.— 383 с.

Библиография

Мустафин Р. Свежий ветер романтики//Комсомолец Татарии.— 1977.— 12 июня.

Бикмухаметов Р. Писатель-моряк//Лит. Россия.— 1987.

 

 

Нравится