Юнысова Асия Шәйхеразый кызы=Юнусова Асия Шайхразиевна

Создано 18.04.2011 19:00

Шигъри халәттә яши * Вечер поэзии в честь юбилея

Шәмсетдинова Г. Шигъри халәттә яши//Хезмәткә дан. – 2012. 28 сент.

 

15 сентябрь көнне якташыбыз, журналист, шагыйрә Асия Юнысова юбилеен билгеләп үтте.

Кызылъяр авылында туып-үскән АсияЮнысованышигырьшаукымы Казан дәүләт университетының татар теле ҺӘМ әдәбияты бүлегендә укыганда бөтереп ала, ҺӘМ ул җанындагы шул шигъри халәтне беркайчан да югалтмый.

Аның төп хезмәт юлы журналистика белән бәйле. Берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында эшләп алганнан соң, 1974-1989 елларда «Татарстан коммунисты» журналында тәрҗемәче булып хезмәт итә. Бу елларда аның көндәлек матбугатта журналистик язмалары, очерклары, ә «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналы битләрендә балаларга атап язган шигырьләре, кыска хикәяләре дөнья күрә.

1989 елдан «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенең тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли, 1992 елдан ул бу газетаның әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 2007 елдан «Татарстан» журналында эшли.

А.Юнысова-берничә китап авторы. Аның «Үскән кыз», «Кышны яратам», «Җәйне сагынам», «Алмагач песие» китаплары нәни укучыларга багышланган. 2002 елда «Рухият» нәшриятында дөнья күргән «Айлы юл» ҺӘМ 2007 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Сагынырсың әле» дигән шигырь җыентыклары шагыйрәнең лирик шигырьләрен үз эченә ала.

Асия Юнысованың шигырьләрен укыганда шагыйрәнең барлык вакыйгаларны да йөрәге аша уздырганы күренә, һәм ул вакыйгалар шигъри юлларга әверелә бара. Асия Юнысова - авылда туып-үскән кыз. Шуңа күрә дә күңеленә авыл табигате иңдергән хис-тойгылар аның шигырьләренә нәфислек өсти, аларны үтемле ҺӘМ ягымлы итә.

Асия Юнысова - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, «Бәллүр каләм-2002», Әлмәт язучылар берләшмәсенең С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләге иясе. 1998 елдан ул - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Якташыбызның юбилее уңаеннан Баулы шәьәре үзәк китапханәсенең милли әдәбият ҺӘМ сәнгать бүлегендә Знче мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашында "Мин бәхетле бүген" дип исемләнгән шигърият кичәсе узды. Кичәдә катнашучылар шагыйрәнең тормыш юлы ҺӘМ иҗаты, аның китаплары белән таныштылар, шигырьләрен, җырларын тыңладылар. Кичәнең азагында китапханәчеләр шагыйрәнең тормыш юлы ҺӘМ иҗаты буенча әдәби викторина үткәрделәр. Викторинада актив катнашкан укучыларга шагыйрәнең китапларын бүләк иттеләр.

Гөлия ШӘМСЕТДИНОВА, үзәк китапханәнең милли әдәбият ҺӘМ сәнгать бүлеге мөдире

 

Шамсутдинова Г. Вечер поэзии в честь юбилея //Слава труду. 2013. – 28 сент.

 

"Я счастлива сегодня" - вечер с таким названием был организован в центральной библиотеке в честь юбилея нашей землячки, журналистки и поэтессы Асии Юнусовой.

Асия Юнусова родилась и выросла в селе Кзыл-Яр Бавлинского района. Любовь к поэзии когда-то привела её на филологический факультет Казанского государственного университета. Окончив отделение татарского языка и литературы, она навсегда сохранила в душе поэтический настрой.

С тех пор её основная деятельность связана с журналистикой. После некоторого периода работы в Татарском книжном издательстве в 1974-1989 годы трудилась переводчиком в журнале «Татарстан коммунисты» («Коммунист Татарстана»). В это время на страницах периодических изданий печатались её статьи и очерки, а на страницах газеты «Яшь ленинчы», журнала «Ялкын» - стихи, посвящённые детям, короткие рассказы. С 1989 года она работала заведующей отделом переводов в редакции газеты «Ватаным Татарстан», а с 1992 года руководила литературно-художественным отделом этой газеты. С 2007 года и по сей день работает в журнале «Татарстан».

Асия Юнусова - автор нескольких книг, из них «Ускән кыз», «Кышны яратам», «Жәйне сагынам», «Алмагач песие» посвящены младшим школьникам. В 2002 году в издательстве «Рухият» вышел в свет сборник её лирических стихов «Айлы юл», а в 2007-м - аналогичный сборник «Сагынырсын эле» в Татарском книжном издательстве.

Когда читаешь её стихи, одно остаётся несомненным - всё, о чём написано, прошло сквозь сердце автора и превратилось в необыкновенные стихи. Детство и юность Асии ханум прошли в селе, поэтому она всегда чувствовала сильное единение с родной природой. И оно делает её произведения проникновенными, привлекает особенной нежностью.

Асия Юнусова - заслуженный деятель культуры Татарстана, лауреат премий татарстанских журналистов имени Х.Ямашева, «Хрустальное перо-2002», обладательница литературной награды имени С.Сулеймановой Союза писателей Альметьевска, кроме того, она является членом Союза писателей Татарстана с 1998 года.

В честь знаменательного юбилея нашей землячки в Бавлинской центральной библиотеке был проведён вечер поэзии «Я счастлива сегодня», в котором приняли участие учителя и учащиеся школы №3. Присутствующие познакомились с жизнью и творчеством поэтессы, её книгами, участвовали в викторине. Особо отличившимся были подарены книги Асии Юнусовой.

 

Гулия ШАМСУТДИНОВА, заведующая отделом национальной литературы и искусства ЦБС

 

 

Асия Юнысова// Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Т. 2. Д-Я /төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. – Казан: Тат.кит.нәшр. - Б.707-708.

Асия Юнысова

Асия Шәйхеразый кызы Юнысова 1947 елның 1 сентябрендә Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә Тамак авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә.

1948 елда аларның гаиләсен Баулы районының Кызыл Яр авылы мәктәбенә күчерәләр. Асиянең балачак һәм үсмерчак еллары шушы авылда уза. Шунда сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, урта белемне Баулы район үзәгендәге татар мәктәбендә ала. 1965-1970 елларда Асия Юнысова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны тәмамлаганнан соң, аның төп хезмәт юлы, нигездә, журналистика белән бәйле. Узган гасырның җитмешенче еллары башында берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятының сәяси әдәбият редакциясендә кече редактор булып эшләп алганнан соң, алга таба ул тоташтан унбиш ел (1974-1989) «Татарстан коммунисты» журналында әүвәл — корректор, аннары тәрҗемәче булып хезмәт итә. Бу елларда аның көндәлек матбугатта жур-налистик язмалары, очерклары, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналы битләрендә балаларга атап язган шигырьләре, кыска хикәяләре дөнья күрә.

1989 елда журналистны «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә тәрҗемә бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар. 1992 елдан ул бу газетаның әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, 2007 елдан «Татарстан» журналында эшли.

А.Юнысова — берничә китап авторы. Аларның «Үскән кыз», «Кышны яратам», «Җәйне сагынам», «Алмагач песие» китаплары нәни укучыларга багышланган, 2002 елда «Рухият» нәшриятында дөнья күргән «Айлы юл» һәм Татарстан китап нәшриятында басылган «Сагынырсың әле» дигән тупланмасы (2007) шагыйрәнең лирик шигырьләрен эченә ала.

Асия Юнысова — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1993), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты (1994) һәм «Бәллүр каләм — 2002» иясе.

Шагыйрәгә иҗаты өчен 2008 елда Әлмәт Язучылар оешмасының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләге бирелә.

А.Юнысова — 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

  1. Үскән кыз: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 24 б. 5000 д.

  2. Мин кышны яратам: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. - 24 б. — 5000 д.

  3. Айлы юл: лирик шигырьләр. — Казан: Рухият, 2002. — 192 б. 2000 д.

  4. Җәйне сагынам: шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 2005. — 32 б. — 3000 д.

  5. Сагынырсың әле: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 239 б. — 2000 д.

  6. Алмагач песие: шигырьләр. — Казан: Мәгариф, 2007. — 71 б. — 2000 д.

     

  7.  

     

     

     

     

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

  1. Миңнуллин Т. Көлүеңне оныта күрмә, Асия! // Ватаным Татарстан. — 1997. — 12 сент.

  2. Гәрәев М. Асиягә гөлләр эзлим // Шәһри Казан. — 1998. — 11 февр.

  3. Сибат Р. Асылыбыз Асия // Мәдәни җомга. — 1998. — 6 март.

  4. Аймат Р. «Айлы юл» сәфәре // Шәһри Казан. — 2002. — 15 нояб.

  5. Бәдретдинов И. Тулган ай яктысында // Мәдәни җомга. — 2002. — 13 дек. Мөхәммәтҗанова Р. Шигырь кәнизәге//Мәдәни җомга. — 2003. — 7 март.

  6.  

     

     

     

Духовная колыбель – родное село: Асия Шайхразиевна Юнусова //Мир бизнеса. 2002. - №3. – С.23.

Журналист и поэтесса Асия Шайхразиевна Юнусова родилась в Бавлинском районе, в селе Кзыл-Яр.
—Это для меня не малая, а самая большая единственная Родина. Мне никакая сторона света никогда не заменит ее. Если бы я родилась где-нибудь в другом месте, то, возможно, из меня даже не получилось бы поэтессы. Вообще эта земля родила много очень известных поэтов, например, Фаниса Яруллина. А моя деревня — это, наверное, одна из красивейших деревень Татарстана, потому что там удивительные природные условия: Кызыл-Яр словно обнимают тянущиеся с двух сторон горы. У подножия отрогов Уральских гор течет редкой красоты река Ик. К cчастью мое родное село не относится к тем, что постепенно исчезают. Наоборот, людей в нем становится все больше, оно развивается, вырастают новые дома. Правда, многое из первозданности природы утеряно. Но я помню красоту и живу ею. Это моя духовная колыбель, — говорит Асия Юнусова.
Асия Шайхразиевна считает, что в творчестве не должно быть идеалов и кумиров. Настоящий мастер пера должен выражать только свою душу.
Свое первое стихотворение она написала в девять лет и оно было опубликовано в районной газете. Были и другие детские публикации. Поступив в Казанский государственный университет на филологический факультет, Асия Юнусова казалось бы забыла на время о творческом вдохновении. Но, как говорят, талант в землю не зароешь. Она считает, что поэт в силу своего таланта может выразить то, что обычный человек чувствует, но выразить не может.
После учебы Юнусова работала в Книжном издательстве, затем в журнале "Коммунист Татарии". В 1989 году Юнусова начала работать в отделе переводов в редакции газеты "Ватаным Татарстан", затем заведующая отделом литературы и искусства в этом издании.

Якташларым

Якташларым! Шушы бер сүз белән
Өчып кайтам туган ягыма мин.
Якташларым! Туган ягым диеп,
Сезне дә бит кушып сагынамын.

Бер үк суда йөзгән ыктышларым.
Җиде ятлар түгел—якташларым.
Авыр чакта башым куяр өчен
Кыялардан чыдам тау-ташларым.

Бер сандугач җырын тыңлаганбыз,
Якташларым минем, моңдашларым.
Бер кәккүктән гомер санатканбыз,
Бер үк тауда безнең юл башлары.

Һәрбер каен, һәрбер имән уртак.
Уртак таңнар күргән күзләребез.
"Туган якка кайтам әле",—диеп,
Чит илләрдә җирси күпләребез.

Куанычым колачыма сыймый,
Очраганда берәр якташым.
Яшик, дибез, ятлар арасында
Якалашып түгел, яклашып.

Кызылъярым*

Ык суының кызыл яры
Буйдан буйга сузылган.
Кызылъярым, Кызылъярым
Яр кашына сыенган.

Ык суының төбе ташлы,
Сагынам Өемташны.
Сагындыра, сагындыра
Нигезем, өем ташы.

Өемташка таш өелгән,
Ташка тамга уелган.
"Онытма авылыңны",—
дип Анда язып куелган.

Ык буенда Сабантуе,
Ык буенда каз өне.
Сабантуйга кайталмадым,
Көт, авылым, көз көне.

Ык суында тал шәүләсе,
Ык өстеңдә ай йөзә.
Туган якның шул сурәте
Җанга уелган бизәк.

 

*Сафиян Ибраһимов көе.

 

Асия Юнусова

 


Асия Юнысованың кайбер басмалары исемлеге

  1. Усманов В. көе Баулы ягы тау гына: [Нотасыз җыр]/ В. көе Усманов, А. сүзләре Юнысова // Идел.-1999.-N 2.-Б.64.

  2. Юнысова А. Җаныңнан эзлә: [Хәйдәр Бигичев һәм Зөхрә Сәхәбиева тур.]/ А. Юнысова // Татарстан.-2001.-#6.-54-56 б.

  3. Юнысова А. Алмагачтан алма коела...: Ренат Хариска - 60 яшь/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2001.-6 окт.-5 б.

  4. Юнысова А. Котлыбыз!: [Татарстан Президенты М.Шаймиев Указы белән язучы Фәнис (паспорты буенча - Фәниз) Яруллинга "Татарстанның халык шагыйре"дигән мәртәбәле исем бирелде]/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2001.-23 февр.-Б.14.

  5. Юнысова А. "Без һаман дамы бергә?": [Рәшит Әхмәтҗановның тууына - 60 ел]/ А. Юнысова // Сөембикә.-2001.-#4.-12-14 б.

  6. Юнысова А. Ак кәгазьгә менә сер сөйлим: Шигырьләр/ А. Юнысова // Сөембикә.-2001.-#9.-38-39 б.

  7. Юнысова А. Юлчы: Рафаэль Мостафинга - 70 яшь/ А. Юнысова //Ватаным Татарстан.-2001.-18 мая.-С.12.

  8. Юнысова А. Синең йолдызларың сүнә торган түгел: [26 март кичендә 68 нче яшендә бөек режиссер, СССРның халык артисты, академик Марсель Хаким улы Сәлимҗанов вафат булды]/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан. - 2002. - 29 март.-Б.3.

  9. Юнысова А. Шәм яндырып, шигырь укый Казан:[Рәшит Әхмәтҗановка багышланган Казанның Камал һәм Тинчурин исемендәге театрлары биналарында узган шигырь кичәләре тур.]/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2002.

  10. - 12 март.-Б.4.

  11. Юнысова А. Каләм әһеле әле кадердә: Язучыларның XIV корылтае/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2002.-7 июнь.-Б.4.

  12. Юнысова А. Татарлар - гаҗәп халык: "Нәүрүз" театр фестивале/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2002.-25 май.-Б.2.

  13. Юнысова Асия Йолдызларга карар өчен генә Аягына баскан кеше мин...: [Шигырьләр]/ Юнысова Асия // Мәдәни җомга.-2002.-20 сент.-Б.7.

  14. Юнысова А. Тузга төгел, ташка басылган:[РФ Дә•ләт Думасы "Россия Федерациясе халыклары телләре турында" РФ Законнына т∙зәтмәне беренче укылышта кабул итте]/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2002.-12 июнь.-Б.1.

  15. Юнысова А. Кайтыр юллар урау икән лә ул:[Шигырьләр]/ А. Юнысова // Мәйдан.-2002.-#9.-Б.34-35.

  16. Юнысова А. Алтмышта да кирәгер: [Баулы шәһәренең һәм районының хакимият башлыгы урынбасары Мансур Мотыйгулла улы Абдуллин тур.]/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2002.-7 дек.-Б.2.

  17. Юнысова А. Анда гыйрфан, мәгърифәт:[Баулы Үзәк китапханәсе тур.]/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2002.-26 нояб.-Б.3.

  18. Юнысова А. VII халыкара "Нәүруз" театр фестивале/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2002.-21 май.-Б.1.

  19. Юнысова А. "Абыегыз исән булса...": Эзтабарлар данлы очучы Фәрдетдин Сәхебетдиновны эзләп тапты/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2002.-11 окт.-Б.13.

  20. Юнысова А. Мәхәббәт дәвам итә: Аяз Гыйләҗевнең тууна - 75 ел/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2003.- 17 гынв.-Б.4.

  21. Юнысова А. Җырлап торам:[Җырчы Эмиль Җәләлетдиновга 70 яшь]/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2003.-2 июль.

  22. Юнысова А. Баулының өч шатлыгы: Иман. Хәтер. Сабантуй/ А. Юнысова; Асия Юнысова // Ватаным Татарстан.-2003.-18 июнь.-Б.3.

  23. Юнысова А. Тарихта эзле ул: [Мөсәгыйть Хәбибуллинның Баулыда үткән иҗат кичәсе тур.]/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2003.-16 апр.

  24. Юнысова А. Илһам исеме белән илһамланып: "Татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге халыкара конкурсы турында" низамнамә/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2003.- 7 февр.-Б.5.

  25. Юнысова А. Көзге манзара: [Шигырь]/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2003.-12 сент.-Б.1.

  26. Юнысова А. Казан - җанымның оясы/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2003.-19 сент.-Б.1,5.

  27. Юнысова А. Кайт илеңә, Сөембикә!: Рәссам Камил Муллашев тәкъдим иткән скульптур ансамбль тур./ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2003.-11 окт.-3 б.

  28. Юнысова А. "Арыслан йокысы": Марсель Галиевның яңа китабы тур./ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2003.-19 дек.-14 б.

  29. Юнысова А. Әйдә халыкка хезмәткә!: Мәдәният министрлыгына - 50 ел/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2003.-19 дек.-13 б.

  30. Юнысова А. Үлемсезлек:[җырчы Рәшит Вагапов]/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2004.-13 март.-3 б.

  31. Юнысова А. Ак чәчкә:їырчы Флера С∙ләйманованың ижат юлы/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2004.-10 апр.-1,3 б.

  32. Юнысова А. Хәйдәр елы башланды:Хәйдәр Бегичевка быел 55 яшь тулган булыр иде/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2004.-31 март.-2 б.

  33. Юнысова А. Єткәм-әнкәм теле исән:[Туган тел бәйрәме]/ А. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2004.-27 апр.-Б.1.

  34. Юнысова Асия Мишәр яшьләре җыены:Чуте авылында узган бәйрәм/ Юнысова Асия // Республика Татарстан.-2005. - 18 март.

  35. Юнысова Асия. Серле йомгак/ Асия. Юнысова // Ватаным Татарстан.-2006.- 3 февраль.-С.-4-5.

  36. Юнысова Асия Минем җырым аклык турында: [Шигырьләр]/ Юнысова Асия // Мәйдан.-2007.- #9.-Б.107-110.

  37. Юнусова А. Туфан Миннуллин: "Перо - самое благородное и мощное оружие"/ А. Юнусова // Татарстан. - 2008. - #6. - С.50-53.

  38. Юнысова А. Тал бишеге бар аның: Мәсгудә Шәмсетдинова/ А. Юнысова // Сөембикә.-2011. - #7.-Б.28-30.

  39. Юнысова А. "Булгария" бәете/ А. Юнысова // Сөембикә.-2011. - #8.-Б.50-52.

  40. Юнысова А. Оҗмах вәгъдә итмим сиңа...: [Разил Вәлиев]/ А. Юнысова // Сөембикә.-2012. - #1.-Б.22-27.

  41. Юнысова А. Фельдшер язмалары/ А. Юнысова // Сөембикә.-2012. - #12.-Б.50-53;Сөембикә.-2013. - #1.-Б.50-54; Сөембикә.-2013. - #2.- Б.46-51.

  42. Юнысова А. Йолдызларга карар өчен генә аягына баскан кеше мин...: [Шигырьләр]/ А. Юнысова // Мәдәни җомга.-2012. - 21 сент. (#38).-Б.7.

  43. Юнысова А. Ак чәчәкләр булып сибелермен: [Шигырьләр]/ А. Юнысова // Сөембикә.-2012. - #9.-Б.67-71.

  44.  

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

     

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нравится