Җырлыйм туган якны, җырлыйм Баулы якны...

Создано 23.03.2013 19:00

Баулылар

Нури Арсланов сүзләре
Заһид Хәбибуллин көе


Гармуныңны уйнап җибәр,
Кызлар, җырлыйбыз, диләр.
Бурильщик егетләр килгән,
Җырны тыңлыйбыз, диләр.

Ай-ли, баулылар,
Һәр эштә мактаулылар.

Ялтырый факел нурлары
Гармунның телләрендә.
Айсыз булса да бик якты
Шул Баулы төннәрендә.

Ай-ли, баулылар,
Һәр эштә мактаулылар.

Ерак-еракларга ага
Баулының нефтьләре.
Җир астыннан алтын таба
Кызлары-егетләре.

Ай-ли, баулылар,
Һәр эштә мактаулылар.

Яңгырап торсын җырлардан
Баулының урамнары...
Яшь кызларның, егетләрнең
Баулыда уңганнары.

Ай-ли, баулылар,
Һәр эштә мактаулылар.

Чыганак: Баулылар /Н.Арсланов сүз., З.Хәбибуллин муз. //Халык җырлары /Төз.З.Хәйруллин. - 5 нче басма. - Казан, 1962. - Б.35-36.

Баулым


Ганс Сәйфуллин көе
Сәгыйть Әхмәтҗанов сүзләре


Баулым таулы-таулы,
Тауларында шаулый
Җил-давылдан саклап, әй, урман.
Шунда бабам туган,
Буразналар ерган,
Мең хәсрәтен чәчеп моң урган.

 

Хисләр ташкынына
Салып башкаеңны
Баулы тавын йөгреп менсәнә -
Йөрәккәең ярсыр,
Җирең узенә тартыр
Купме генә биек менсәң дә.

Сагышларым алып,
Җырларыма салып
Ерак-еракларга юл алсам,
Офыкларда томан,
Адашырмын сыман,
Тавыш бирче, Баулым, югалсам.


Баулы

Ганс Сәйфуллин көе
Гөлшат Зәйнашева сүз.


Ык буенда кошлар сайрап
Уята алсу таңны.
Алсу таң белән уяна,
Шуңа ямьледер Баулы.

Кушымта:
Ык сулары бормалы,
Баулы юллары таулы.
Тау астында бакча кебек,
Гөлбакча кебек Баулы.


Нефть ул - илнең байлыгы,
Нефть ул - «кара алтын».
«Кара алтын» бар дөньяга
Танытты Баулы халкын.

Кушымта.
Ык суы туган җир буйлап,
Ерактан агып килә.
Баулыда туып-үскәннәр
Дуслыкның кадерен белә.

Кушымта.


Баулы ягы тау гына

Вил Усманов көе
Асия Юнысова сүзләре


Алсу таңнарын сихәтли
Иманлы азан моңы.
Баулы кичен ямьләндерә
Илһамлы тальян чыңы.

Баулы ягы, Баулы ягы,
Баулы ягы тау гына.
Тау итәге тал гына шул,
Син чакырып ал гына,
Хәзер кайтам Баулыга!

Кояш нуры төшә микән
Каршы якның тавына?
Йомшак җилләр искән чакта
Сәлам юллыйм Баулыма!

Баулы ягы, Баулы ягы,
Баулы ягы тау гына.
Тау итәге тал гына шул,
Син чакырып ал гына.

Хәзер кайтам Баулыга!
Тау битендә җир җиләге
Пешеп җиткәндер инде.
Безнең өйгә төшәр килен
Үсеп җиткәндер инде.

Баулы ягы, Баулы ягы,
Баулы ягы тау гына.
Тау итәге тал гына шул,
Син чакырып ал гына,
Хәзер кайтам Баулыга!

Баулы төне зыңлап тора,
Күктә — йолдыз яңгыры.
Ут сүндерми мине көтә
Әнкәм, рәхмәт яугыры.

Баулы ягы, Баулы ягы,
Баулы ягы тау гына.
Тау итәге тал гына шул,
Син чакырып ал гына,
Хәзер кайтам Баулыга!


ЭХ, БАУЛЫ ТАУЛАРЫ

ЭХ, БАУЛЫ ТАУЛАРЫ

Кәшифә Әхмәдиева сүзләре, Ганс Сәйфуллин муз.

Үстем таулар кочагында,

Шуңа Баулым якынмы?

Ташлап китә алмам инде

Туган-үскән ягымны.

Кушымта:

Эх, Баулы таулары,

Тау асты чишмәләре.

Чишмә тыңлаган серләрне

Ятларга чишмә әле.

Чишмәләрнең суын эчеп,

Басам йөрәк ялкынын.

Тау үрләренә менәргә,

Җитәкләшик, жаныем.

Су буе каеннары,

Тал-зирек алкалары.

Синең күзләреңә карап,

Әйтер сүзем бар әле.

 

 

Нравится