“ Театр яктылыкка, нурга илтә”

Создано 15.02.2019 11:33

14 февраль көнне Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Чара Россиядә игълан ителгән Театр елы кысаларында үтте. 

Кичә Баулы татар халык театры артистлары Ләйлә Гафиятуллина һәм Хәбип Галиуллин башкаруындагы “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакленнән өзек белән башланды. Чараны алып баручы Зилә Әхмәтнәбиева тамашачыларга татар театры тарихы турында тәфсилләп сөйләде, Баулы татар халык театры эшчәнлеге белән таныштырды. Театрның якты йолдызы булган, гомерен сәхнәгә багышлаган якташыбыз,1994 нче елдан гомеренең соңгы көненә кадәр театрны җитәкләгән Миргалиян Фәхриев башкаруындагы “Оныттырмыйк!” шигыренең аудиоязмасын залда утыручылар  хиссез калып тыңладылар. 

Баулы халык театры артисткасы Нурия Абдуллина “Кыр казлары артыннан” спектаклендә үзе башкара торган  җырны йөрәкләргә үтеп керердәй итеп яңгыратты. 

Кичә барышында якташларыбыз, театр өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдус Әхмәтҗанов һәм “Әкият” татар дәүләт  курчак театры директоры Роза Җаппарова турында бик күп кызыклы мәгълүмат яңгырады. Илдус Әхмәтҗанов башкаруында Габдулла Тукайның “Театр” шигыре видеотасма аша күрсәтелде. 

Театр елын ачу чарасына Баулыбызның моңлы сандугачлары Саҗидә Әхмәтҗанова һәм Гөлнара Абдуллина башкаруындагы җырлар ямь өстәде. Яшь йолдызчык Айзирә Галиева скрипка уен коралында “Туган тел” көен уйнады. 

Әдәби-музыкаль кичәдән миллилек һәм җылылык бөркелеп торды, килгән тамашачының күңеленә чара хуш килде.

Teatr 14-02

Teatr 14-02 02

Teatr 14-02 03

Teatr 14-02 04

Teatr 14-02 05

Teatr 14-02 06

Teatr 14-02 07