Шагыйрь гомере - аккош юлы

Создано 27.03.2020 09:59

Бөтен татар дөньясы зур югалту кичерде - каты авыру арабыздан Татарстанның  халык шагыйре Роберт Миңнуллинны алып китте.

 Тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Роберт Миңнуллин Тукайларның, Дәрдемәндләрнең, Җәлилләрнең традицияләрен лаеклы дәвам итүче, бүгенге көндә укучыларының мәхәббәтен яулаган, халыкка иң якын торган, татар дөньясында киң билгеле милли шагыйрьләребезнең берсе иде.  

Яратырга килдек без бу җиргә,

Яратмаган йөрәк яналмый.

Яналмаган йөрәк –йөрәк түгел,

Яналмаган йөрәк кирәк түгел,

Яратмыйча безгә ярамый

Р. Миңнуллин