“Наркотикларсыз тормыш ”
- Подробности
- Создано 26.10.2022 11:40
22 октябрь көнне, Шалты авыл китапханәсендә яшьләр өчен “Наркотикларсыз тормыш ” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Наркоманияне кисәтүгә багышланган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча китаплар, журналлар, тематик буклетлар тәкъдим ителде. Китапханәче яшүсмерләргә наркотикларның сәламәтлеккә зыяны турында, наркотик матдәләр куллануның ихтимал нәтиҗәләре турында тирәнтен итеп сөйләде. Яшьләр дә үзләренең фикерләрен әйтте, алар күбрәк спорт белән кызыксынулары турында әңгәмә алып бардылар.