Библиотека-филиал №43 - Хансверкинская сельская библиотека

Создано 04.02.2014 17:21

Библиотека-филиал №43 - Хансверкинская сельская библиотека

 f43-khansver

 

f43-khansver

Адрес: 423945, РТ Бавлинский р-он, с.Хансверкино, ул. Советская, 31. 

В 2015 году  в селе Хансверкино будет построено новое здание СДК.

Телефон: 3-05-03 (СДК)

Библиотекарь: Исмагилова Флюза Миннегамиловна.

 f43-khansver

Китапханә тарихы

Хансвәр авылында китапханә 1930нчы елларда барлыкка килә. Анда кадәр китаплар бик сирәк очрый, бик аз кешедә генә була. Күп кешеләр укый-яза белми, китаплар сатылмый. Авылда колхоз барлыкка килгәч, 1930 елда мәчетнең манарасын кисеп, шул өйдә клуб оештыралар, шунда ук китапханә дә барлыкка килә, ул өйне "избач" дип йөртәләр. Анда 10-15ләп китап була, башта андагы китапларны клуб эшчесе үз өеннән генә бирә, аннан клубта урнаштыралар, кычкырып укулар, аңлату эшләре алып барыла.

Китаплар саны бераз арта, кешеләр дә укырга, язарга өйрәнеп киләләр. Китаплар белән эшне укый-яза белә торган кешеләр алып бара, алар клуб эшчеләре, укытучылар. Китапханә эшенә авыл советы ярдәм итә. 1956 елда китаплар саны 180-200ләп җыела. "Избач"тагы китапханәдә укытучы Морсинов Илгиз эшли. 1966 елда китаплар саны якынча 2000гә җитә өәм авылда аерым китапханә ачыла. Бу эшкә Булатова Мөхсинә зур өлеш кертә. Ул 1956 елда китапханәче булып эшли башлый, 1966 елга кадәр китаплар санын арттырып. Мәктәп янында, аерым бинада китапханә оештыра. Аннан, халыкка җайлырак булсын өчен, китапханә бинасын клуб янына күчерәләр.

Ул вакытта авылда яшьләр күп була, клуб өәм китапханә халыкны агартуның төп үзәкләре була. Китапханә халыкның яратып йөри торган урынына әйләнә, кешеләр күп килә, китапларны чират торып укыйлар, аларны китаплар белән таныштыру, аңлату эшләре алып барыла, атна саен комсомол укулары үткәрелә. Һәр кино, концерт алдыннан яңа китапларга күзәтүләр үткәрелә, кичәләр оештырыла.

1983 елда китапханә хәзер урнашкан яңа бинага күчерелә.

Китапханә эшендә дә, кешеләр тормышында да зур үзгәрешләр, яңалыклар була. Башта китапханә бик ярлы була, иске генә өстәл, урындык, скамейка була. Китапханә авыл советы карамагында була, аннан соң үзәкләштерелгән китапханә челтәре барлыкка килә. Кешеләрнең белеме арта, радио, телевизор барлыкка килә, китапка игътибар кими. Ләкин китапханәнең дәрәҗәсе төшми, ул халыкны агарту һәм мәдәният учагы булып кала бирә. Кешеләр анда белемнәрен арттыру, дөнья хәлләре белән, яңалыклар белән танышу өчен, китаплар арасында үзләренә яңа дуслар табу өчен киләләр.  

История Хансверскинской сельской библиотеки

В 1925 году в доме бывшего богача в селе Хансверкино открывается клуб, здесь же начинает работать изба-читальня. В1930 году клуб и избу-читальню переводят в здание бывшей мечети. Проводится разъяснительная работа среди населения, громкие читки.

В 1956 году заведующей сельской библиотекой назначается Булатова Мухсина. Она ведет активную работу по пропаганде книги и библиотеки среди населения. Проводит читательские конференции, диспуты, обзоры новинок литературы и периодики. 

В 1977 году образовалась Бавлинская централизованная библиотечная система и Хансверская сельская библиотека стала ее филиалом № 43. В этот год число читателей составляло-521, книговыдач-6680, книжный фонд-6556 экземпляров книг. 

В 1983 году библиотеку переводят в новое помещение, в здание СДК. 

В 1993 году Булатова М. Уходит на заслуженный отдых, на должность зав. библиотекой назначают Фаритову А.М. 

В настоящее время, заведует библиотекой Исмагилова Ф.М.

О деятельности библиотеки

Библиотека является информационно-культурным центром села. Основные направления работы: краеведение, нравственно-патриотическое воспитание, пропаганда художественной литературы. Проводятся мероприятия: тематические, литературные вечера, конкурсы читающих семей, информационно-познавательные часы. Большое внимание уделяется пожилым и юным читателям села. Пожилые жители села обслуживаются на дому. При библиотеке, для детей работает клуб «Умелые руки не знают скуки». Вся работа библиотеке ведется в содружестве с СДК, школой и детсадом.

 

 

 

 

  

 

Нравится