Дайджест-2014

Создано 06.02.2014 17:32

Дайджест-2014

Идиятуллина А. Почтили память любимого поэта-песенника:  24 января в доме-музее Фаниса Яруллина в Кзыл-Яре прошёл литературно-музыкальный вечер, посвященный народному поэту Татарстана Ильдару Юзееву / А. Идиятуллина // Слава труду. – 2014. – 5 февр. (№8). С.4.

 

 

Баулы районында балаларны Илдар Юзеев иҗаты белән таныштырдылар

30.01.2014 00:11 | Көн темасы Печать
Баулы районында балаларны Илдар Юзеев иҗаты белән таныштырдылар

Кызылъяр авылындагы Фәнис Яруллин исемендәге музейда Фәнис Яруллинның иҗатташ дусты, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевка багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Татар дөньясы бөек шәхесләргә бик бай,  ул үзенен талантлы уллары һәм кызлары белән горурланып яши. Алар арасында үзенең  күңел байлыгы, тыйнаклыгы, олпатлыгы белән халык күңелендә мәртәбәле урын алган шагыйрь, драматург Илдар Юзеев та бар.

Илдар Юзеевка багышланган “Гомер юлын сезгә сөйләр аккан сулар, искән җилләр” дигән әдәби-музыкаль кичә шагыйрьнең иң беренче язган  “Карлыганым-бөрлегәнем” дигән җыры белән башланып китте. Кичәдә шулай ук “Таныш моңнар”, “ Гашыйклар тавы” дигән поэмалардан өзекләр укылды. Илдар Юзеевның әнисенә, балачакка, туган ягына багышланган шигырьләре белән беррәттән, авторның сүзләренә  язылган җырларын да тамашачылар үз иттеләр.

 “Балачагым-тузганак”, ”Сандугач”, ”Мин телим дусларга” кебек әсәрләре  шагыйрьнең туган ягы, иҗаты һәм иҗатташ дуслары белән төшкән слайдлар белән күрсәтелеп барылды. Шулай ук укучылар өчен “Йөрәк кушканча яшәү” дигән Илдар Юзеевның китапларыннан торган күргәзмә дә оештырылган иде.

Аеруча авыл мәктәбе укучыларының  Айгөл Басырованың “Бер җыр язасы килә”, Динара Маликованың “Мәхәббәт син мине нишләттең”, Әдилә Зиангарееваның “Әнием мин сине ташламам” дигән җырлары, Миләүшә Фатхутдинова, Аделина Заляева, Айназ Нурутдиноваларның шигырь укулары тамашачылар күңеленә хуш килде. Авторның балаларга багышлап язылган шигырьләрен Айбулат Фазлыев һәм Радель Шакирҗанов укыдылар. 

Илдар Юзеев чорыбызның танылган драматург булуы да билгеле. Аның “Кыр казлары артыннан” дигән драмасыннан җыр яңгырады. Шагыйрь гомере буе  кыр казлары артыннан биеклеккә ашкынып яшәде һәм иҗат итте.

Белгәнебезчә, 1962  елда Фәнис Яруллинны Казанга  китерәләр. Илдар Юзеев белән беренче очрашулары республика хастәхәнәсендә  була. Шушы елның 5 сентябрендә “минем караватым янына бик яшь чырайлы, куе кара чәчле, шактый буйчан шагыйрь килеп, хәрәкәтсез кулларымны кысты”, - дип искә ала Фәнис Яруллин. – “Шунысы хәтердә: ул үзен зурга куймыча, мине үз тиңе күреп сөйләште һәм үзенең “Янар чәчәк” дигән китабын бүләк итте”. Фәнис Яруллин фатир алып  яши башлагач, аларның  фатирлары бер урамда  булып чыга һәм Илдар Юзеев, вакытын-җаен табып, Фәнис агаларга бик еш кереп йөри башлый. Ул инде әдәбият диңгезендә киң колач салып йөзүче шагыйрь булуына карамастан, Фәнис Яруллинны үз итә, масаймый. Алар бер-берсе белән кырык ел буе аралашып, дус-тату мөнәсәбәтләрдә яшиләр.

Илдар Юзеевка багышланган кичә авторның Фәнис Яруллинга бүләк иткән “Тургай  чәчәге” китабына  урнашкан Нурсөя апа белән Фәнис абыйга багышланган шигырь һәм “Әллә күрешәбез, әллә юк“ дигән җыры белән тамамланды.

Игътибар! 9 февральда Ф. Яруллинның туган көне. Шагыйрнең иҗатына битараф булмаган укучыларыбызны музейда көтеп калабыз.

 

 

 

Нравится