Мәдәни көндәлек

Создано 01.11.2014 22:09

31 октября в Тат-Тумбрлинской сельской библиотеке состоялась встреча с родителями первоклассников. Целью мероприятия было познакомить их с культурно-образовательным проектом "Культурный дневник первоклассника".

31 октябрь көнне Томбарлы авыл  китапханәсендә 1нче сыйныф укучыларының ата-аналары белән очрашу булды. Очрашуга 8 ата-ана һәм 1нче сыйныф укытучысы Лилия Илдусовна килгән иде. Чараның максаты: ата-аналарны 12 ноябрь көнне 1нче сыйныф укучыларына тапшырылачак мәдәни көндәлек белән таныштыру иде.

Китапханә мөдире Эльвира Хакимовна ата-аналарны көндәлекнең эчтәлеге белән таныштырды, үткәреләчәк бәйгеләр турында сөйләде. Барлык ата-аналарны да актив катнашырга, балаларга көндәлекне тутырырга булышуларын чакырды. Моның өчен тарихи-мәдәни урыннарга гаилә белән йөрергә, мәдәни чараларда катнашырга, балаларның да, үзебезнең дә рухи дөньябызны үстерергә кирәк икәнен аңлатты. Лилия Илдусовна мәктәп, китапханә һәм гаилә белән бергә эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була, диде.
 Китапханә мөдире: Эльвира Хакимовна.

madanikondalek 07

Нравится