“Җир һәм күңел җылысы”

Исергәп авыл китапханәсендә, 15 гыйнвар көнне, “Хәзинә” клубының 2016 елда беренче кичәсе үтте. “Җир һәм күңел җылысы” дип исемләнгән кичә-портрет Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулуга багышланган иде.

Китапханәче язучының биографиясе белән таныштырып китте, иҗатына күзәтү ясады. Кичәбезнең максаты- әсәрләре аша язучының портретын күзаллау иде. Татар әдәбиятында гомер буе туган җирне, Ватанны олылавы, авыл хезмәтчәннәренең психологиясен яхшы белүе, язучының СССР Дәүләт премиясенә лаек булган “Намус”, “Җидегән чишмә” романнарында,повестьләрендә аеруча нык сүрәтләнә. Г.Бәшировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җаваплар күренекле язучының портретын ачарга ярдәм итте.

scir1

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан