25 февраль көнне шәһәребезнең беренче санлы китапханәсендә якташ язучы,13 китап авторы Гали Гыйззәт белән очрашу кичәсе үткәрелде.
Очрашуга китапханәбезнең өлкән яшьтәге укучылары һәм беренче санлы шәһәр мәктәбенең 6 сыйныф укучылары чакырылды.
Китаханә мөдире Гүзәл Вәлитова язучының тормыш юлы белән таныштырды. Гали әфәнде үз чыгышында тормышының авыр һәм катлаулы булуы турында сөйләде, иҗаты белән кыскача таныштырып үтте.
Гали аганың иҗатын яратучылар аның шигырьләрен укыдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичәгә килгән авылдашлары
язучы белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләделәр. Очрашу килгән кунакларның күнелендә якты хәтирәләр уятты.
Гали Гыйззәт, иҗатын сөючеләргә, яхшы теләкләр теләп, үзенең имзасы белән китаплар өләште.