"Хатын-кызларга мәдһия"

Создано 09.03.2016 11:24
Автор: Imaeva Asiya

 

5 нче март көнне, Томбарлы авыл китапханәсендә китапханәгә йөрүче, даими китап укучы хатын - кызлар өчен "Хатын-кызларга мәдһия" дип исемләнгән чара үткәрелде.

 Китапханә мөдире Әхмәтҗанова Э. үзенең яраткан, кадерле китап укчыларын бәйрәм белән котлады, аларга рәхмәтен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Кечкенә артистлар кунакларга әниләр турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм уеннар,конкурслар белән дәвам итте.Соңыннан бергәләп чәй эчү һәм истәлеккә фотога төшү оештырылды.

 

mart1

 

mart2

mart3

 

Нравится