“Ягез, әле әниләр“

Создано 10.03.2016 15:35
Автор: Imaeva Asiya

Китапханәче Тагирова Л.М. җитәкчелегендә Салих авылында 8 мартка багышланган “Ягез, әле әниләр“ - дигән кичә узды.

Беренче булып бәйрәмдә әниләрне балалар һәм авыл советы җитәкчесе Галлямутдинов З.С. котлады. Ярышта Валитова А., Галиева Т., Зариева Э. катнаштылар. Әниләр иң элек  үзләре белән таныштырдылар, өйләрендә пешереп китергән милли ризыкларны күрсәттеләр, тизәйткечләр әйттелләр, русча сүзләрне татарчага, татарча сүзләрне русчага тәрҗемә иттелләр. Валитова А - “Тыйнак әни”, Зариева Э. - “Тапкыр әни”, Галиева Т-“Җитез әни” исемнәренә ия булдылар. Бәйрәмдә әниләр турында шигырьләр укылды. Китапханәдә “Тормышның язы һәм чәчәге и”, – хатын кызлар”-дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Бәйрәмне китапханәче Тагирова Л.М һәм клуб эшчесе Валитова З. алып барды.

kich52

kich1

kich3

  kich2

 kich4

kich51

 

 

 

 

 

 

Нравится