Театр бәйгесе
- Подробности
- Создано 01.11.2016 14:16
- Автор: Imaeva Asiya
28 нче октябрь көнне, Баулы шәһәренең 3 - нче санлы мәктәбендә, күренекле драматург Кәрим Тинчуринның тууына - 129 һәм татар театрына-110 ел тулу уңаеннан, мәктәп укучылары арасында театр бәйгесе булып узды.
Томбарлы авылы китапханәсендә эшләп килүче, ”Әкият дөньясында” клубына йөрүче 6-нчы сыйныф укучылары бәйгедә катнашып , К.Тинчуринның “Казан сөлгесе” комедиясеннән өзек сәхнәләштереп күрсәттеләр һәм 3 - нче урынга лаек булдылар.