Парламент дәресе "Бердәмлектә көч"
- Подробности
- Создано 03.11.2016 14:47
2 - нче ноябрь көнне, Томбарлы авыл китапханәсендә, китапханә мөдире Әхмәтҗанова Эльвира 8--нче сыйныф укучылары белән парламент дәресе үткәрде.
"Бердәмлектә көч" дип исемләнгән чарада укучылар Татарстан Конституциясенең тарихы белән таныштылар, бердәмлек, дәүләт, депутат, президент кебек сүзләрнең мәгънәләренә төшенделәр. Дәүләт бәйрәмнәре, законнар турындагы белемнәрен викторина сорауларына җавап биреп тикшерделәр.