Инвалидлар көненә багышланган чара

Создано 05.12.2016 13:50
Автор: Imaeva Asiya

2 нче декабрь көнне, Томбарлы авыл китапханәсендә “Сезнең тормыш безгә маяк” исемле чара үткәрелде.Чарага сәламәткә бик бай булмасалар да, күңел байлыклары чиксез, олы йөрәкле, көчле рухлы, китап укырга яратучы кешеләр килде.

 

Китапханә мөдире Әхмәтҗанова Эльвира Ф.Яруллинның шигырьләрен укыды, килгән кунаклар белән тапкырлар бәйгесе үткәрде. Айгөл Наврузбаеваның моңлы, матур җырлары, мәктәп укучыларының чыгышлары чараны тагы да ямьләндереп җибәрде.Килгән кунаклар арасыннан да чыгып шигырь сөйләүчеләр, рәхмәт сүзе әйтүчеләр дә булды. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

inval91 

 

inval5inval4

 

inval3

inval2

inval1

 

 

Нравится