“Лукоморьега сәяхәт”

Создано 09.02.2018 22:57
Автор: Imaeva Asiya

8 -нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсендә авыл Мәдәният йорты белән берлектә “Лукоморьега сәяхәт” дип исемләнгән әдәби лото уены үтте.

Чара А.С.Пушкинны искә алу көненә багышланды.Чараны авыл Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Л.Ибрагимова балаларга килгән хатны ачу белән башлап җибәрде. Конверт тышына А.С. Пушкинның “Бары тик батыр, әкиятләрне белүче һәм яратучы гына мин уйлап тапкан әкият иленә эләгә ала” дип язылган иде. Конверт эченнән балалар Пушкинның рәсемен һәм уен биремнәрен алдылар. Беренче биремдә һәр команда үзенә бирелгән викторина сорауларына җавап бирде. Икенче бирем язучының биш әкияте буенча төзелгән сораулардан торды. Сорауларга җавап бирү өчен һәр команда шакмак ыргытып шул сандагы әкиятне сайлый һәм лото тәпәнендәге сан номерындагы сорауга җавап бирә. Өченче бирем буенча аерым сүзләрдән әкият исемен белергә булса, дүртенче биремдә әкият өзегендә төшеп калган сүзләрне белергә кирәк иде.Бишенче бирем иң катлаулысы булды. Командаларга 30ар сорауга җавап биррергә туры килде.  Уен ахырында катнашучыларның А.С. Пушкин әкиятләрен яратулары һәм яхшы белүләре ачыкланды. 

aler0001

aler0002

aler0003

aler0004

Нравится