Гашыйклар көненә тематик викторина

Создано 15.02.2017 16:52
Автор: Imaeva Asiya

14 февраль көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә олылар өчен "Китапларда мәхәббәт темасы" дип исемләнгән чара үткәрелде.

Китапханә мөдире Әхмәтҗанова Эльвира үзенең яраткан даими китап укучыларын гашыйклар көне белән котлады,аларны бу бәйрәмнең тарихы белән кыскыча таныштырып үтте. "Мәхәббәткә мәдхия" дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү ясалды.Китап укучылар Һади Такташның, Гөлүсә Шаһбанның мәхәббәт темасына язылган шигырьләрен кычкырып укыдылар,викторина сорауларына да тулы,матур җавап бирделәр.(Әдәби геройның парын тап, мәкальне дәвам ит, бу әсәрнең авторы кем һәм башка) Мәхәббәт темасына әңгәмә чәй өстәле артында да дәва итте.

 

 lubovi4

lubovi2

 

lubovi1

Нравится