”Язны сәләмли кошлар”
- Подробности
- Создано 28.03.2017 14:07
- Автор: Imaeva Asiya
25-нче март көнне Салих авыл китапханәчесе Тагирова Л.М. клуб эшчесе Валитова М.М. белән ”Язны сәләмли кошлар”дигән тема буенча “Тамчы- шоу” уены үткәрделәр.
Кичәдә “Сандугач” һәм “Сыерчык” командалары кошлар турында булган белемнәре буенча үзара көч сынаштылар. Уен биш турдан торды. “Сандугач” 50 бал, ә ”Сыерчык” командасы 57 бал исәбе белән җиңү яулады. Кичә ахырында катнашучыларга кечкенә бүләкләр тапшырылды.