“Китап- күңел кояшы”
- Подробности
- Создано 06.04.2017 08:31
- Автор: Imaeva Asiya
4-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе Балалар китабы көненә багышлап, Галимҗан Гыйльмановның тууына 60 ел тулу уңаеннан “Китап- күңел кояшы” дип аталган әдәби кичә үткәрде.
Башлангыч сыйныф укучылары шагыйрь, прозаик, драматург, фәнни хезмәткәр Г. Гыйльмановның тәрҗемаи хәле, балалар өчен язган әсәрләре белән якыннан таныштылар. Әдипнең китапханәче тарафыннан тәкъдим ителгән китапларыннан шигырьләр, әкиятләр, “Убырлы карчык, Шүрәле һәм Гөлүсә”, “Булат нигә яхшы укый?” пьесаларыннан өзекләрен тамашачылар бик җылы кабул итте.