"Туган көнең белән, китап!"

1 - нче апрель көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Китап - күңел көзгесе" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Китапханәдә "Туган көнең белән, китап!" дип исемләнгән күргәзмә ясалды, китап турында мәкальләр язып эленде, китапханә бәйрәмчә бизәлде.

Бәйрәм презентация күрсәтү белән башланып китте. Китапханә мөдире Әхмәтҗанова Эльвира балаларны китапның тарихы белән таныштырды, юбиляр китапларга күзәтү ясады, төрле уеннар үткәрде (китапны эзләп тап, бу герой кайсы әкияттән, мәкальне дәвам ит).  Шулай ук, 1-нче апрель-Кошлар көне икәнен дә исәпкә алып, кошлар темасына табышмаклар әйтелде, балалар бәйгеләрдә ярыштылар. Бәйрәм ахырында яраткан китап белән фотога төшү оештырылды. Балалар укырга китаплар алып, яхшы кәеф белән таралаштылар.

bairam1

 

bairam2

bairam3

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан