"Кошлар - яшеллек сакчылары"
- Подробности
- Создано 17.04.2017 12:41
- Автор: Imaeva Asiya
14-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе 1-3 сыйныф укучылары белән кошлар көненә багышланган экологик дәрес уздырды.
Чараның максаты: укучыларга кошларның файдасы турында аңлату, кошлар турында кайгыртырга, җимлекләр куярга, кош оялары ясарга өндәү, кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Китапханәче Насибуллина Г. Н. “Кошлар-безнең дусларыбыз” - дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Укучылар кошлар турында күп кенә кызыклы мәгълүмәтләр белделәр. Табигать турындагы китапларның исемлекләре белән таныштылар. Бәйрәм ахрында катнашкан укучыларга бүләкләр бирелде..