"Кошлар - яшеллек сакчылары"

Создано 17.04.2017 12:41
Автор: Imaeva Asiya

14-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе 1-3 сыйныф укучылары белән кошлар көненә багышланган экологик дәрес уздырды.

Чараның максаты: укучыларга кошларның файдасы турында аңлату, кошлар турында кайгыртырга, җимлекләр куярга, кош оялары ясарга өндәү, кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Китапханәче Насибуллина Г. Н.  “Кошлар-безнең  дусларыбыз” - дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Укучылар кошлар турында күп кенә кызыклы мәгълүмәтләр белделәр. Табигать турындагы китапларның исемлекләре белән таныштылар. Бәйрәм ахрында катнашкан укучыларга бүләкләр бирелде.. 

coslar2

coslar1

 

 

 

Нравится