27-нче май китапханә һәм китапханәчеләр көне. Бу көн- китапханәгә йөрүче барлык китап укучыларның да зур бәйрәме. Гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаиләдә бергәләп китап укуның файдалы якларын ачу максатыннан бу көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе "Китаплы гаилә-бәхетле гаилә" дип исемләнгән дәрес-уен үткәрде.
Чарада күп балалы Абдухаковлар гаиләсе катнашып, үзләренең белемнәрен, зирәклекләрен, уңганлыкларын күрсәттеләр. Китапханә мөдире Әхмәтҗанова Элвира аларны бәйрәм белән котлап, "Китап укучы гаилә" номинациясендә грамота һәм истәлеккә китаплар тапшырды.