28 октябрь көнне, Мортаза авылы китапханәсендә, “Хатын – кызлар дөньясында” дип исемләнгән түгәрәк эшли башлады.
Түгәрәктә урта яшьтәге хатын – кызлар очрашты. Китапханәче яңа килгән китаплар һәм журналлар белән таныштырып үтте, “Орифлейм” косметикасы менеджеры Нино Кватитиани мастер - класс күрсәтте.