Язмышым минем монда башланды.

19 декабрь көнне, Баулы үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә якташ язучы, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Мөсәгыйт Хәбибуллинның 90 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби кичә узды.

Кичәдә Баулы шәһәре татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Равиль кызы җитәкчелегендә 9-нчы класс укучылары катнашты. Кичәдә катнашучылар М.Хәбибуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, әсәрләреннән өзекләр тыңлап киттеләр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә барышында язучының иҗатына багышланган презентация күрсәтелде,  әдәби викторина үтте. 

19 декабря в отделе национальной литературы и искусства для учащихся 9 класса татарской гимназии прошел литературный вечер, посвященный 90-летию земляка, народного писателя РТ, лауреата Государственной премии РТ М.Хабибуллина.Сотрудники отдела  провели беседу, обзор книжной выставки, показали презентацию, посвященную жизни и творчеству писателя, провели литературную викторину. Ребята послушали  отрывки из произведений писателя. 

 

habibylin2

habibylin1

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан