«Кара диңгез солдатлары»

Создано 22.02.2018 09:36
Автор: Imaeva Asiya

20 февраль, көнне Баулы үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә журналист, Бөек Ватан сугышы ветераны, Зөфәр ага Абдуллиның “Кара диңгез солдатлары” исемле китабын тәкдим итү кичәсе узды. Авторның иҗат җимеше 2017 елда кызы Фәридә Абдуллинаның зур тырышлыгы белән дөнья күрде. 

Китапта авторның 15 новелладан торган «Кара диңгез солдатлары» дигән повесте һәм төрле елларда язылган шигырьләре кергән.

Кичә барышында авторның «Кара диңгез солдатлары» повестеннән өзекләр, шигырьләре укылды, М.Җәлил мәдәният йорты артистлары З.Муллаянов, С.Хәмитова, Г.Миргаязова, гимназия укучысы Р,Валитова башкаруында җырлар яңгырады.

Зөфәр абый Абдуллинны хөрмәт итеп, кичәгә туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, шулай ук Ютазы районы Кәрәкәшле авылыннан да кунаклар килгән иде. Алар авторга һәм Фәридә Зөфәр кызына җылы сүзләрен, теләкләрен белдерделәр. Авторның кызы Фәридә Абдуллина барлык килгән кунакларга, кичәне оештырган барлык китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде..

 

abdyllin13

abdyllin1

abdyllin10

abdyllin11

abdyllin12

abdyllin9

abdyllin7

abdyllin8

abdyllin6

abdyllin5

abdyllin4

abdyllin3

 

abdyllin2

Нравится