Л.Н.Толстой иҗатына багышланган әдәби
- Подробности
- Создано 11.04.2018 15:25
10 - нчы апрель көнне Исергәп авыл китапханәсе мәктәб белән берлектә,7- 12 яшьтәге балалар өчен Л.Н.Толстой иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрделәр.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Г.Р. катнашучыларны бөек язучының тормыш юлы белән таныштырды. 6 нчы сыйныф укучылары язучының “Акула” әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. 2 нче сыйныф укучысы Хәмитова Елизавета “Косточка” хикәясен яттан сәнгатьле итеп укыды. Соныннан китапханәче Юсупова М. Әдипнең китапларына күзәтү һәм әсәрләре буенча фикер алышу үткәрде.