“Сезнең тормыш үзе батырлык”

Бүгенге көндә безнең арада бала чаклары сугыш елларына туры килгән, хәзер инде үзләре олы яшьтәге апалар, абыйлар гомер кичерә. 

Якынлашып килгән Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан 26 апрель көнне Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә сугышның бөтен газап-михнәтен кичергән ветераннарны, сабый килеш иңнәрендә сугыш авырлыгын күтәргән сугыш чоры балаларын хөрмәтләү максатыннан “Сезнең тормыш үзе батырлык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. 

Бәйрәмнең башында туган җирләре өчен сугыш кырларында башларын салган, сугыштан әйләнеп кайтып, та инде безнең арабыздан киткән якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. 

Кичәне китапханәчеләр Зөһрә Мингалимова һәм Рәмзия Шәрипҗанова алып барды. Кичә барышында сугыш темасына, сугыш чоры кешеләренең фидакарь хезмәтенә багышланган шигырьләр, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары башкаруындагы җырлар белән уралып барды. 

Бәйрәм кичәсе ветераннар күңелендә җылы хисләр калдырды. Алар кичә оештырган китапханәчеләргә рәхмәт сүзләре әйтеп саубуллаштылар.

Җиңү көне! Бу сүз һөркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. 1945 нче ел истәлеге- тормышның үзе кебек мәңгелек.

26 апреля в отделе национальной литературы и искусства ЦБ провели литературно-музыкальный вечер “Сезнең тормыш үзе батырлык”. На вечер были приглашены ветераны войны и тыла, дети войны.

pobeda1

pobeda2

pobeda3

pobeda4

pobeda5

pobeda6

pobeda7

 pobeda8pobeda9pobeda10

pobeda11

pobeda12

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан