"Тукай иленә сәяхәт"
- Подробности
- Создано 03.05.2018 11:39
27- нче апрель көнне, Татар Кандызы авылы китапханәсендә 2-4 нче сыйныф укучылары өчен татар халкының бөек язучысы Г.Тукайның туган көненә багышлап «Тукай иленә сәяхәт”дигән әдәби кичә уздырылды.
Кичәдә укучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен тыңладылар, әкиятләреннән инсценировкалар карадылар, викторина сорауларына да бик дөрес җаваплар бирделәр. “ Тукай - сүнмәс йолдыз ул!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.