Алмаз Шәрифуллин һәм Резидә Шәрәфиеваның “Яңа Шалты” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Создано 17.05.2018 10:40

16 май көнне, Баулы Үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Алмаз Шәрифуллин һәм Резидә Шәрәфиеваның “Яңа Шалты” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе узды.Кичә Яңа Шалты авылында туып үскән, 12 китап авторы язучы Гали Гыйззәтнең “Яңа Шалты” шигыре белән башланды.

Кичәгә авторларның берсе Алмаз Шәрифуллин да килгән иде.Авторны тәбрикләп, Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Рәфгать кызы Фәхриева чыгыш ясады.Китапка авторларның зур тырышлыгы белән авыл тарихын яктырткан бик күп мәгълүмәтләр кергән. Монда авылның беренче бөтендөнья сугышы, революция, гражданнар сугышы, Совет чорындагы тарихы, колхоз тормышы, сугыш ветераннары турында һәм башка бик күп төрле мәгълүмәтләр табарга мөмкин.Кичәгә Яңа Шалты авылында яшәүче, шушы авылда туып үсеп, бүгенге көндә Баулыда һәм башка җирләрдә яшәүче кунаклар килгән иде. Шундый матур итеп эшләнгән, бай эчтәлекле китап чыгарганнары өчен алар авторларга зур рәхмәтләрен белдерделәр. Чыгышлар җыр-музыка белән уралып барды.

shalti kniga

shalti kniga 02

shalti kniga 03

shalti kniga 04

shalti kniga 05

 shalti kniga5

shalti kniga 07

shalti kniga 08

shalti kniga 09

shalti kniga 2 02

shalti kniga 2

Нравится