6 - нчы июль көнне, Исергәп авыл китапханәсе авыл Мәдәният йорты белән берлектә 8 июль - Гаилә һәм тугрылык көненә багышлап “Гаилә – мәхәббәт һәм бәхет нигезе” дип аталган кичә үткәрделәр.
Чарага Нагимовлар, Юсуповлар, Хәбибуллиннар гаиләләре чакырылган иде. Катнашучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, уеннар, конкурсларда катнаштылар, китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар.