«Шигырь ул – тылсым!»

Создано 07.08.2018 08:59

6 - нчы август көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә талантлы балалар шагыйре Р. Миңнуллинга багышланган шигырь бәйрәме уздырылды. «Шигырь ул – тылсым» дип исемләнгән чарага башлангыч сыйныф укучылары килделәр.

Китапханәдә Р. Миңнуллинның китапларыннан китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәче презентация ярдәмендә укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.  Балаларны бигрәк тә аның туган ягының табигате, Сөн елгасының гүзәллеге сокландырды.

Robert Minnulin

Robert Minnulin 05

Robert Minnulin 03

 

Нравится