Литературный час “Шагыйрь күңелендә ниләр бар...”

Создано 19.09.2018 16:23

19-нчы сентябрь көнне, үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби кичә үткәрде. Чарага 3-нче мәктәпнең 9-нчы сыйныф укучылары һәм укытучылары килде. 

19 сентября в отделе национальной литературы и искусства центральной библиотеки провели литературный час посвященный 75-летию народного поэта Равиля Файзуллина « Шагыйрь күңелендә ниләр бар...”. 

Равил ага Фәйзуллинның тормыш еллары, күпкырлы иҗаты турында тәфсилләп китапханә хезмәткәрләре Зилә Әхмәтнәбиева һәм Зөһрә Мингалимова сөйләп уздылар. Укучылар игътибарына шагыйрь иҗат иткән “Тагын кич...” һәм “Яздан аерып булмый Тукайны” шигырьләрен китапханә хезмәткәрләре Гүзәлия Садриева һәм Рәзифә Хафизова тәкъдим иттеләр. Аудиотасма аша Вәфирә Гыйззәтуллина башкаруында юбиляр иҗат иткән “Аккошлар” шигыренә җыр тыңлатылды. Ахырда укучылар өчен Равил Фәйзуллинның тормыш еллары һәм иҗаты буенча әдәби викторина үткәрелде. Иң күп җавап бирүчеләргә бүләк тапшырылды.  

На мероприятие были приглашены учащиеся школы №3 города Бавлы. Сотрудники отдела Зиля Ахметнабиева и Зухра Мингалимова рассказали о жизни и творчестве поэта. Прозвучали стихи народного поэта в исполнении Гузалии Садриевой и Разифы Хафизовой. Учащиеся приняли участие в литературной викторине. Самым активным были вручены подарки. 

fazyl

fazyl  02

fazyl  03

 

Нравится