"Сөмбелә” бәйрәме
- Подробности
- Создано 05.10.2018 09:08
4-нче октябрь көнне Татар Кандызы урта мәктәбендә 2, 3 сыйныф укучылары белән авыл китапханәсе мөдире Насибуллина Гөлнур Нурсаит кызы башлангыч сыйныф укытучысы Нургалиева Раушания Мирхатим кызы белән берлектә көз айларына багышланган “Сөмбелә” бәйрәмен үткәрделәр.
Сөмбелә - көзге байлыкка, муллыкка багышланган бәйрәм. Көзге көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә. Сөмбелә бәйрәмендә элек – электән уен – көлке, җыр – бию тынмаган; мәкаль – әйтем,табышмаклар әйтешкәннәр.
Безнен бәйрәм дә төрле конкурслардан торды:
1 тур.”Уйлап җавап бир”- укучыларга сораулар бирелә, кем иң өлгер һәм тиз була, шул җавап бирә
2 тур.”Шигырь сөючеләр”конкурсы
3 тур.”Кем игътибарлы”- рәсемнәр күрсәтелә һәм сораулар бирелә
4 тур. “Башы телемдә, ахыры төендә”- мәкальнең ахырын тап һәм башка бик күп төрле уеннар. Бәйрәм бик күнелле үтте.Кичә бүләкләүләр, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.