"Көзге уңыш"

Создано 16.10.2018 08:49

15 - нче октябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, өлкән  яшьтәге  китап укчылары белән "Көзге уңыш" бәйрәме үткәрелде.

Китапханәдә көз темасына күргәзмә ясалды,чәй табыны әзерләнде.Китап укучылар һәрберсе үзләренең күчтәнәчләре белән килделәр.Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова чараны Х.Әюпның "Көз" шигыре белән башлап җибәрде.Көзге күңел төшенкелегеннән ничек котылырга? дигән сорауга киңәшләр укылды. Яшечә, җиләк-җимеш темасына табышмаклар әйтелде, аларның нинди витаминнарга бай икәнлекләре ачыкланды.Китап укучылар үзләренең рецептлары белән уртаклаштылар, алып килгән ризыкларын мактадылар. Чәй өстәле артында шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Мул уңышлы алтын көз бәйрәме бик күңелле һәм эчтәлекле үтте.

Koz

Koz 02

Koz 03

Koz 04

Koz 05

Нравится