“Илһамчылар” яңа сезонны ачып җибәрде

18 октября в отделе национальной литературы и искусства Центральной библиотеки состоялось в новом сезоне первое занятие творческого объединения “Илһам”.

18 - нче октябрь көнне, үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Илһам” иҗади берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. 

Утырышның беренче бүлеге Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрә Клара Булатованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. 

Бүлек хезмәткәре Гөлия Шәмсетдинова шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Клара Булатовага багышланган, “Татарстан” каналында эфирга чыккан “Замандаш”тапшыруыннан өзек күрсәтелде. Бүлек мөдире Зилә Әхмәтнәбиева Клара Булатова иҗат иткән “Һай, бу дөнья” шигырен укып узды. Илһамчыларның күңеленә әлеге шигырь аеруча хуш килде.

Утырышның икенче бүлегендә “Илһам” клубының әгъзасы Зәйтүнә Ибраһимова, яңа әгъзалары Сәкинә Шарапова һәм Сәлия Мәҗитованың шигырьләре белән танышып, аларга анализ ясалды..

15 ноябрьдә узачак киләсе очрашуда шагыйрь, прозаик Әхсән Баянның  тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, ирекле темага шигырьләр язып килеп, аларны анализлау планлаштырылды. 

ilxam 18.10

ilxam 18.10 03

ilxam 18.10 06

ilxam 18.10 07

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан