"Нур" китап театры

Создано 23.10.2018 11:25

22 - нче октябрь көнне, Татар Томбарлы авылы китапханәсендә эшләп килүче  "Нур" китап театры клубы үз эшен башлап җибәрде.

Эльвира Әхмәтҗанова балаларны "Үги кыз" татар халык әкияте белән таныштырды.Әкиятне рольләргә бүлеп, уйнап та карадылар. Костюмнар киеп, әкият геройлары булып уйнау балаларга бик ошый. Клубның төп максаты балаларның буш вакытларын файдалы һәм кызыклы үткәрү, китап әсәрләре аша театрга, сәхнәгә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм телен үстерү, үзара дус-тату яшәргә өйрәтү .

 Teatr nur Tumbarli

Teatr nur Tumbarli 02

Teatr nur Tumbarli 03

 

Нравится