"Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле"

Создано 30.10.2018 09:35

4-нче ноябрь - Халыкара бердәмлек көне, 6 - нчы ноябрь - Татарстан Республикасының Конституция көне. Шушы уңайдан, 29 октябрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсе 5 - нче сыйныф укучылары белән "Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле" дип исемләнгән чара үткәрде.

Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова укучыларны бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштырды, бу бәйрәмнәрнең нигә кирәк икәнен аңлатты. Укучылар дуслык, бердәмлек турында мәкальләрнең мәгънәләрен аңлаттылар, бу темага үзләренең фикерләрен әйттеләр. Укучылар белән "Туган ягым -Татарстан" темасына викторина үткәрелде. Республикабызның танылган шәхесләре, язучылары, халкыбызның милли үзенчәлекләре, истәлекле даталар - барысы да викторина сорауларында бар иде. Укучылар актив рәвештә күбесенә дөрес җавап бирделәр, бүләкләр алдылар.

den nar edinst Tumbarli

den nar edinst Tumbarli 03

den nar edinst Tumbarli 04

Нравится