Популяр язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу

Создано 31.10.2018 17:33
Автор: Imaeva Asiya

31 октябрь көнне Баулы үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә кызыклы шәхес, бик күп китаплар авторы,популяр язучы Гөлсинә Галимуллина белән китап сөючеләребезнең очрашу кичәсе узды. 

Гөлсинә Галимуллина баулыларга үзенең “Ефәк кулъяулык”, “Ак бураннар аша”, “Мәхәббәт аланы”, “Күгәрчен оя корганда”, “Томанлы төн”, “Җиләкле тау сере”,  “Карлы миләш тәме”, “Алтын ачкыч”, “Тау җылысы” кебек китаплары аша таныш. Аның китапларын чират торып укыйлар.

Баулы районы үзәк китапханә хезмәткәрләренең чакыруы буенча, ерак араларны якын итеп, Гөлсинә ханым үзенең укучылары, китап, әдәбият сөючеләр белән очрашуга килде. 

Кичәне милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире З.Г.Әхмәтнәбиева. алып барды. Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Р.М.Асылгәрәева кичәне ачып җибәрде һәм авторга чәчәкләр бүләк итте.

Гөлсинә ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның бик күп сорауларына җавап бирде. Кичә барышында залда утыручылар арасыннан рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Яңа Чүте авылы китапханәчесе Фәнзия Галәметдинова кичәгә ямь өстәп, искиткеч матур итеп җырлар башкарды.  Бик күпләр язучының автограф белән китапларын сатып алдылар. 

 Гөлсинә апа үзе дә баулыларга рәхмәтен юллап, истәлекле бүләкләрен өләште. 

 gallimul1

gallimul2

gallimul3

gallimul4

gallimul5

gallimul6

Gulsina Galimullina 31-10

Gulsina Galimullina 31-10 02

Gulsina Galimullina 31-10 03

Gulsina Galimullina 31-10 04

Gulsina Galimullina 31-10 06

Нравится