“Мөнәҗәтләр – халкыбызның җан авазы”

14-нче ноябрь көнне Баулы үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип исемләнгән Мөнәҗәтләр кичәсе үтте. 

Мөнәҗәт – ул үзенең эчтәлегенә акыл, гамь туплап, үзенә генә хас моң белән сугарылып, йөрәкләрнең иң тирән җирләренә үтеп кереп, кешеләрне битарафлыктан уятып, уйга сала торган рухи тәрбияви әсәр.Чараны алып баручы милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Зилә Әхмәтнәбиева мөнәҗәтләрнең тарихы, нечкәлекләре турында тәфсилләп сөйләде. Кичәнең Мәүлид аенда узуы катнашучыларның күңеленә аеруча хуш килде.

Хаҗәрия Гатина, Римма Яруллина, Сәвия Низамова, Тәнзилә Якупова, Рәйсә Әхмәтханова әйткән мөнәҗәтләрне килгән кунаклар зур дулкынлану һәм кызыксыну белән тыңлап утырдылар. “Илһам” берләшмәсе әгъзасы Зәйтүнә Ибраһимова махсус Мәүлид аена багышлап иҗат иткән шигырен яңгыратты. 

Кичә бер сулышта рәхәт һәм самими узды. Һәрбер кешенең күңеле сафланып, йөзе нурланып калды. 

 

 

manl1

manl2

manl3

manl4

manl5

manl6

manl7

manl8

manl9

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан